Психология һәм мәгариф институты һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институты конкурс программаларын тәкъдим итте.
“КФУның беренче курс студенты көне” фестиваленең беренче атнасы тәмамланды. Җомга көнне үз конкурс программаларын Психология һәм мәгариф институты һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институты тәкъдим итте.
Беренчеләрдән булып сәхнәгә Психология һәм мәгариф институты студентлары чыкты. Аларның программасы психология буенча «Ирекле ассоциацияләр методы» темасына лекция форматында оештырылган иде. Лекцияне концерт номерлары тулыландырды. Хореография өчен UVillDance һәм «ОНА» бию коллективлары җавап бирде, вокаль як өчен — «ОНА» җыры белән Дарья Брюховец һәм Don ‘t start now композициясе белән Holy вокаль ансамбле.
Театр һәм оригиналь жанр юнәлеше вәкилләре дә активлык күрсәтте. Әйтик, «ИПИОны» иҗат коллективы жюрига «Нью-Йорк» пластик этюдын тәкъдим итте, ә Диана Закирова нәфис сүз белән чыгыш ясады. Психологлар концерты оешкан төстә үтте һәм сюрпризларга бай булып чыкты, ул барлык катнашучыларга һәм жюри әгъзаларына да ошагандыр дип ышанабыз.
Аннары зур зал сәхнәсенә халыкара мөнәсәбәтләр институтының беренче курс студентлары чыкты. Сюжет буенча, халыкара мөнәсәбәтләр институтының беренче курс героинясына, үз аудиториясен эзләүдән башлап, университетта буллинг белән көрәшне тәмамлап, күп санлы сынаулар аша узарга кирәк иде. Актерлар үз чыгышларында тамашачыларга тормышта барысы да үзебездән тора, дигән фикерне җиткерделәр. Бары тик без генә булган мөмкинлекләрдән файдаланырга яки аларны кулдан ычкындырырга икәнен сайлый алабыз.
FENTY, Bohemia, «Маршмэллоу» һәм The house of FENTY коллективларының бию номерлары тамашачыларны үз җетелеге һәм экспрессиясе белән әсир итте.
Халыкара мөнәсәбәтләр институтының чыгышы чын мәгънәсендә халыкара килеп чыкты: «Посылка» җырын Кытайдан килгән студент Цзилун, Молдавиянең Horra халык биюе SHARQ бию коллективы, тагын Фидаил Садретдинов һәм Алия Габиева «Илкәем» җырын башкардылар. Һәр номер уникаль һәм теге яки бу халык колоритын бирде.
Студентлар тормышы теләсә кайсы беренче курс студентын тетрәндерергә мөмкин — мондый фикерне «Мин акылдан яздым» җырын башкарып, Халыкара мөнәсәбәтләр институты хоры җиткерде. «50 квадрат метр эзләгәндә» СТЭМы юмор белән Казанда фатир эзләү хәлен тасвирлады. Ә Халыкара мөнәсәбәтләр институты вокаль ансамбленең Twice җыры һәм «Генератор_очраклы саннар» коллективы чыгышлары жюри һәм тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Концерт «Мин — Халыкара мөнәсәбәтләр институтының беренче курс студенты!» җыры белән тәмамланды, аны беренче курс студентларының гимны дип санарга мөмкин.
Ел саен үткәрелә торган «КФУның беренче курс студенты көне» фестиваленең беренче атнасы әнә шулай тәмамланды. Алда безне барыбызны да тагын 4 конкурс көне һәм онытылмаслык тәэсирләр көтә!
Автор: КФУның Яшьләр сәясәте департаменты