КФУда беренче тапкыр фән фестивале үтә

29 мартта Казан федераль университеты беренче тапкыр «Наука 0+» Бөтенрәсәй фән фестиваленә кушылачак. Казан фестиваль булачак 80 мәйданның берсе. 

Фестивальнең максаты — нәрсә ул фән, галимнәр нәрсә белән шөгыльләнә, фәнни эзләнү тормыш сыйфатын ничек яхшырта һәм замана кешесе алдында нинди перспетивалар ача дигән сорауларга аңлаешлы итеп җвап бирә.

Кичә дәвамында барлык теләүчеләр фәнни-популяр лекцияләр тыңлый алачак. Аларны Берләштерелгән төш тикшеренүләре институты һәм КФУ мөгаллимнәре үткәрәчәк.

Фестиваль кичке сәгать 4 тән башланып 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. www.night.kpfu.ru  сайтында теркәлү узарга кирәк.