КФУда чит ил гражданнары өчен имтиханнар башланды

Кабул итү кампаниясенең барышы турында кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Александр Бибик сөйләде.

Казан федераль университетында түләп уку урыннарына аерым конкурс кысаларында укырга керә торган чит ил гражданнары өчен керү имтиханнары (эчке кереш сынаулары) старт алды.

Бүген чит ил кешеләре рус теленнән беренче имтиханны тапшыралар. Бу атнада шулай ук башка фәннәр буенча да кереш сынаулар узачак.

Чит ил гражданнары өчен кабул итү кампаниясенең ничек узуы турында кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик сөйләде.

«Бүген КФУга 1287 чит ил гражданы гариза тапшырды. Иң күп гаризалар фундаменталь медицина һәм биология институтына, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына, Халыкара мөнәсәбәтләр институтына һәм Идарә, икътисад һәм финанслар институтына бирелде «, — дип хәбәр итте Александр Анатольевич.

Ул билгеләп үткәнчә, тиздән Казан университетына документларны дистанцион рәвештә вузның онлайн-сервисы аша гына түгел, ә 2020 елда Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре Бердәм порталында эшли башлаган «вузга онлайн керү» суперсервисы аша да тапшырырга мөмкин булачак.

«Казан университеты суперсервис кысаларында кабул итү кампаниясенә актив әзерләнә. Хәзерге вакытта системаны тулыландыру тулысынча төгәлләнде. Гомумән алганда, югары уку йорты гаризалар кабул итәргә әзер, бары тик зур булмаган техник эшләрне генә бетерәсе калды», — дигән мәгълүмат бирде А.Бибик.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов