КФУда COVID-19 антитәнчекләренә тест-системаның пилот производствосы башлана

Көзгә алар ирекле сатуга чыгарга тиеш.

Казан федераль университеты «ДНК фәнни-тикшеренү үзәге» Автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә коронавирус инфекциясенә диагностика ясау өчен тест-таякчыкларын эшләү проектын гамәлгә ашыра.

«Хәзер без җиһазлар урнаштыруны тәмамлап киләбез, пилот производствосын эшләтеп җибәрәбез, 2 атна дәвамында сәнәгать җитештерүенә чыгарга өметләнәбез. Әмма аннары теркәү таныклыгын алу өчен 2 ай кирәк булачак. Бар да яхшы булганда сентябрь аеннан башлап без тест-системаларыбызны сата һәм медицина хезмәтләрен күрсәтү өчен куллана алабыз», — дип сөйләде Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры, Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиника үзәге директоры  Альберт Ризванов.

Үзәк лабораториясендә урнаштырыла торган җиһазлар өч прибордан тора. Бу —  махсус материал кәгазьләрен әзерләү өчен резак, биохимик реактивлар ярдәмендә заготовкалар чыгару өчен принтер һәм тест-полосалар ламинаторы.

Тест-полоска йөклелеккә тест принцибы буенча эшли, ләкин сидек урынына кан кулланыла. Әгәр берничә минуттан анда бер сызык барлыкка килсә, димәк, кеше канында вируска каршы антитәнчекләр юк дигән сүз. Әгәр дә сызыклар ике булса, димәк, канда антитәнчекләр бар, бу кеше авыру, яки инде COVID-19 белән авырганын һәм аның иммунитеты барлыкка килүен күрсәтә.

КФУда җитештерелә торган тест-системалар бер үк вакытта иртә антитәнчекне (IgM) дә, шулай ук берьюлы берничә вируслы аксымга чыгарыла торган соң барлыкка килгән иммун җавабын да (IgG) билгелиячәк. Бу бик мөһим, дип саный А. Ризванов, чөнки тест-полоскаларның сизгерлеген һәм мәгълүматлылыгын арттыра.

Альберт Анатольевич тест-системаларның нигезе булган вируслы антиген КФУда җитештереләчәк, дип хәбәр итте:

«Без шулай ук тест-системаның нигезе булган вируслы аксым — вируслы антиген алу буенча үзебезнең зур булмаган биотехнологик производствоны җәелдердек. Тест үрнәкләре сыйфатында коронавирус белән авырган пациентлар каны белән эшлиячәкбез. Без Республика клиник хастаханәсе, 7 нче Шәһәр клиник хастаханәсе, Кан үзәге белән бик тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Алар аннары соң COVID-19 белән авырган кешеләрнең плазмасын каты авыручы пациентларга салсыннар өчен хәзер антитәнчекләргә тест үткәрәбез», — дип хәбәр итте профессор А. Ризванов.

Исегезгә төшерәбез, КФУда COVID-19дан вакцина ясау дәвам итә һәм бу авыру иммунологиясе буенча фәнни тикшеренүләр алып барыла.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Рафил Хәйруллин, видео: UNIVER TV