КФУда «дәвалау эше» юнәлеше буенча максатчан укуга студентлар күбрәк кабул ителәчәк

2020 елда медицина юнәлешләре буенча максатчан уку өчен кабул итү квоталары үзгәрде.

2020 елда Казан федераль университетында медицина белгечлегенә укырга керүчеләр өчен максатчан урыннар саны үзгәрде.

КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының 5 нче июньдәге хаты нигезендә,  медицина юнәлешләре буенча белем бирүче  уку йортларына максатчан кабул итү квоталары  үзгәртелде.

«Быел «дәвалау эше» юнәлеше буенча максатчан укырга керүчеләр өчен урыннар саны артты. Хәзер 70 урын бар. Узган ел 63 иде. «Стоматология» әзерлек  юнәлеше буенча максатчан укуга урыннар кимеде: былтыр алар 9 иде, быел — 5. КФУда әзерлекнең башка юнәлешләре буенча максатчан урыннар саны быел сизелерлек үзгәрмәде”, — дип аңлатты Олег Германович.

Максатчан укуга кабул итү, әгәр укыту бюджет акчалары исәбеннән гамәлгә ашырылса, Россия хөкүмәте, Федерация субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнгән квота кысаларында аерым конкурс буенча уздырыла. Максатчан уку өчен белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре исемлеген Россия хөкүмәте билгели.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге