КФУда финанс грамоталыгы буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалы узды

Идарә, икътисад һәм финанслар институты мәйданчыгында 8-11 сыйныф укучылары көч сынашты.

Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында финанс белеме, финанс базары һәм финанс хезмәтләре кулланучылар хокукларын яклау буенча өлкән сыйныф укучылары өчен Финатлон XVI Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

«Быелдан башлап КФУ Россия мәктәп укучылары олимпиадалары советы исемлегендәге һәм ил вузларына ташламалы керү мөмкинлеген бирә торган финанс белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк мәйданчыгы булды. Әлеге олимпиадада җиңүчеләр КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында икътисади белгечлекләргә, шулай ук җәмгыять белеме профильле фән булган Россиянең башка югары уку йортларына имтиханнарсыз керә алачак. Моның өчен аларга бу предмет буенча кимендә 75 баллга БДИ тапшыру да җитә. Әгәр БДИны 75 һәм аннан да күбрәк баллга тапшырсалар, олимпиада призерлары югары уку йортларына кергәндә җәмгыять белеме буенча 100 балл алачак», — дип сөйләде КФУ Мәгариф департаментының сәләтле укучылар белән эшләү үзәге директоры Диләрә Муравьева.

Олимпиада биремнәренең тематикасы реаль икътисадка якын, аларда финанс базарының актуаль проблемалары һәм финанс хезмәтләрен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре куела.

«Олимпиаданың сайлап алу этаплары 2020 елның көзендә узды. 13 нче мартта КФУның идарә, икътисад һәм финанслар институты мәйданчыгында узган олимпиаданың төбәк этабында 8-11 сыйныфларда укучы 124 кеше катнашты. Финалистлар сорауларга язмача гына җавап биреп калмыйча, икътисад фәннәре кандидатлары сораулар биргән блиц-турнирда да катнаштылар», — дип хәбәр итте Диләрә Рафаэлевна.

Йомгаклау этаплары үткән ялларда Россиянең 14 төбәгендә узган Финанс грамоталыгы буенча олимпиадада җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре апрельдә билгеле булачак.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов