КФУда Флорид Әгъзамовны искә алалар

Әлеге минутларда КФУ Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәнең конференц-залында «Әгъзамов укулары — 2018» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы бара. Ул Казан университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап үткәрелә. Конференция килгән кунакларны каршы алу һәм теркәү белән башланды. аннан соң катнашучылар Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Ф.Әгъзамов исемендәге аудитория ачылу тантанасында катнаштылар. Чарада республиканың күренекле журналистлары, остазның шәкертләре һәм ВУЗ вәкилләре бар. Барлыгы 4 секция эшләве көтелә. Анда яшь галимнәр журналистика белеме буенча үз эшләрен яклаячак, төрле проблемалар буенча фикер алышу көтелә.