КФУда Huawei компаниясе вәкилләре кунакта булды

КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар Югары мәктәбендә кунакта Huawei компаниясе вәкилләре булды. Аларның биредә инде икенче тапкыр булулары, беренче тапкыр алар бездә кунакта 2018 елның июнендә булган иделәр. 

ИТИС Югары мәктәбе директоры Айрат Хәсьянов кунакларга институтның эш үзенчәлекләре һәм ирешелгән уңышлары турында сөйләде һәм экскурсия үткәрде.

Интеллектуаль роботетехника системасы лабораториясе җитәкчесе, профессор Евгений Магид кунакларга хезмәткәрләрнең һәм студентларның эшләрен тәкъдим итте. Huawei компаниясе вәкилләре лабораториянең потенциалын югары бәялиләр һәм работотехника буенча алдынгы эзләнүләре белән тирән кызыксынуларын әйттеләр.