КФУда инглиз теле буенча Бөтенроссия диктанты уза

2020 елда диктантта Россиянең 79 төбәгеннән һәм өч илдән укучылар катнаша. 

7-12 декабрь көннәрендә Казан федераль университеты инглиз теле буенча Бөтенроссия диктанты үткәрә. Ул бер үк вакытта югары, урта һөнәри һәм гомуми белем бирүче 400дән артык оешмада уза. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

2020 елда диктантта Россиянең 79 регионыннан, шулай ук Швеция, Украина, Беларусь һәм Казахстан укучылары катнаша. Диктант язу өчен 19 мең укучы теркәлгән.

Диктант КФУның Яшьләр сәясәте департаменты белән берлектә «КФУда инглиз теле мохите» проекты кысаларында Халыкара мөнәсәбәтләр институты инициативасы буенча инде бишенче ел рәттән үткәрелә. Аны уздыруның төп максаты — студентларны чит телләрне халыкара аралашу чарасы буларак өйрәнүгә мотивацияләү, грамоталылыкны арттыру һәм инглиз теле нормаларын белү дәрәҗәсен күтәрү.

«Инглиз теле буенча белемнәрне тикшерү — укытуда мөһим этап, чөнки инглиз теле — халыкара аралашу чарасы, туган илдә генә түгел, бөтен дөньяда да уңышлы булу мөмкинлеге», — ди оештыручылар.

Быел диктант берничә көн узачак, бу күбрәк студентларны колачларга һәм эпидемиологик чараларны төгәл үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Диктантны үткәрү форматы төбәктәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйле. Шуңа күрә, югары уку йортына карап, диктант оффлайн да, онлайн-форматта да үткәрелергә мөмкин.

300-350 сүздән торган (14 җөмләдән) диктант 20 минут дәвам итә. Катнашучыларга үзләре белән элемтә, электрон-исәпләү техникасы, белешмә материаллар, язмалар, мәгълүматны саклау һәм тапшыруның башка чараларын алып керү тыелган.

Нәтиҗәләр 21 декабрьдә билгеле булачак, аларны Казан университеты сайтында һәм проект партнер-оешмаларының рәсми сайтларында бастырачаклар. Җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар белән билгеләп үтәчәкләр, калган катнашучылар катнашу турында сертификат алачаклар.

Быел текст Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана һәм фронт хатларыннан өзекләрләрдән тора. Диктант тексты КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучылары тарафыннан әзерләнгән.

Билгеләп үтик, узган ел диктантны Россиянең 54 төбәгеннән 19 меңнән артык укучы язган. Ул Казан университеты профессоры Иван Симоновка багышланган иде һәм КФУда игълан ителгән Иван Симонов елы кысаларында узды. 2019 елда КФУның төп мәйданчыкларында диктантта 700 дән артык кеше катнашкан: Казан шәһәренең мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, шулай ук Татарстанның төрле мәгариф учреждениеләрен тәмамлаучылар.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: архивтан