КФУда күчмә прививка кабинетлары эшли

Бүген COVID-19 га каршы прививканы якынча 50 кеше ясаткан.

Казан федераль университетының төп бинасында югары уку йорты хезмәткәрләренең короновирус инфекциясеннән оешкан вакцинациясе узды.

КФУның Университет клиникасы күчмә медицина бригадасы 119 В номерлы кабинетта 9.00 дән 13:00 гә кадәр эшләде. Бу вакыт эчендә «Спутник V» вакцинасы белән иммунизацияне 50 кеше узган.

«Мин «Спутник V» вакцинасының икенче компонентын ясатырга килдем. Беренче компонент кертелгәннән соң үземне яхшы хис иттем, бернинди өстәмә эффектлар да булмады. Коронавирус белән мин авырмадым һәм авырырга теләмим», — дип сөйләде мәгариф департаментының белем бирү процессын исәпкә алу һәм хиса бүлеге башлыгы Елена Коногина.

Озак уйланулардан соң, үз-үзен һәм якыннарын яңа коронавирус инфекциясеннән саклау өчен КФУ нәшрияты хезмәткәре Марат Әхмәтов та прививка ясатырга булган.

«Спутник V» вакцинасы чыкканнан соң, ул үзен ничек күрсәтәчәген, нинди өстәмә эффектлар булырга мөмкин икәнлеген аңлау өчен мин бер ел көттем. Дусларым инде вакцинацияләнгәннәр иде, мин дә өстәмә иммунитет алу һәм авырый калсам, авыруны җиңел үткәрү өчен прививка ясатырга булдым», — дип аңлатты ул үзенең карарын.

Югары уку йортының хуҗалык эшчәнлеге буенча идарәсенең 3 нче  хуҗалык бүлеге эшчесе Леонид Барков COVID-19 ның нәрсә икәнен үзе кичергән.

«Декабрьдә мин коронавирус белән чирләдем, — диде ул. — Ике атна өйдә дәваландым, югары температура булды. Мин авыруның кабатлануын теләмим, шуңа күрә вакцинация ясатырга булдым. Беренче компонентны миңа 19 июльдә, икенчесен бүген ясадылар. Бердәнбер өстәмә эффект узган юлы 2-3 сәгать эчендә узды. Бүген барысы да яхшы булыр дип ышанам».

Исегезгә төшерәбез, прививкага язылу 233-30-00 телефоны буенча башкарыла. Вакцина ясатырга сәламәт килеш килергә кирәк. Вакцина 18 яшькә кадәр, нинди дә булса авыруның кискен фазасы, вакцина компонентларына аллергия реакциясе булганда ясалмый. Үзең белән паспорт, СНИЛС һәм медицина полисы булу кирәк.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов