КФУда “Каурый каләм” Бөтенроссия яшь журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә яшь журналистлар өчен игълан ителгән “Каурый каләм” конкурсына йомгак ясалды. Бәйге Бөтенроссия күләмендә уздырылды. Жюри әгъзалары, конкурска килгән эшләрне анализлап, иң яхшыларын сайлап алды. Шушы эшләрнең авторлары КФУга бүләкләү тантанасына чакырылды.

Конкурс 2018 елның декабрендә башланып киткән иде. Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы бу конкурсны инде өченче тапкыр үткәрә. Аның төп максаты – татарча камил һәм оста язучы яшь журналист-укучыларны табу. Чарада “ТНВ” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире урынбасары Фәния Әхмәтҗанова һәм “Матбугат.ру” порталы җитәкчесе Данил Сәфәров катнашты.

Тантананың иң мөһим өлеше килеп җитте – нәтиҗәләрне игълан иттеләр.

“Журналистика” номинациясе:
I урын – Ләйсән Мусина (Саба районы)

II урын – Лилия Низамова (Кукмара районы)

III урын – Айназ Сөләйманова (Аксубай районы)

“Публицистика” номинациясе:
I урын – Айгөл Шәрәфетдинова (Чүпрәле районы)

II урын – Рүзәл Шәрипов (Арча)

III урын – Аделина Хисамова (Казан)

Конкурсның Гран-при иясе Арча шәһәреннән Талия Төхфәтуллина булды. Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, җиңүчеләрне КФУның телевизион каналы белән таныштырдылар,Мәгълүмати технологияләр үзәге бинасы буйлап экскурсия уздырдылар. Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин шулай ук укучыларга конкурста җиңү нинди өстенлекләр бирәчәген аңлатты – Гран-при иясенә һәм номинацияләрдә җиңүчеләргә журналистика юнәлешенә укырга кергәндә эчке сынау имтиханын тапшыру кирәк булмаячак.

Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Илүзә Ибәтуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.