КФУда кунакта — РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова

КФУда РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова булды. Әлеге визит КФУда үткән информатика буенча IOI-2016  XXVIII Халыкара олимпиада кысаларында булды. Екатерина Толстикова олимпиаданың ябылу тантанасында катнашты.

16

Министр урынбасары карамагына медиаүзәкләр һәм буйсынган ведомстволарның (алар арасында Казан (Идел буе) федераль университеты да бар) матбугат  хезмәтләре эше керә. Шуңа күрә самолеттан төшүгә үк Екатерина Толстикова КФУ икътисади һәм стратегик үсеш буенча проректор Марат Сафиуллин җитәкчелегендә Журналистика югары мәктәбе, КФУ “UNIVERSMOTRI” телеканалы, маркетологлар, пиарщиклар һәм шулай ук университетның матбугат хезмәте хезмәткәрләре утырган Профессор Нужин урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада булды.

8

Хәзер әлеге кайчандыр район хастаханәсе булган бинада уку елы башлану алдыннан тәмамланырга тиешле ремонт бара. Мәгълүмат белән эшләргә сәләтле кешеләрне әзерләү өчен барлык шартлар булдырылачак. Екатерина Толстиковага КФУның иҗтимагый фикер һәм ГМЧ белән эшли торган структураларның бер түбә астына җыю идеясы ошады.

6

Гомуми максатларга ирешү өчен көчләрне берләштерү – федераль түрәнең үз алдына куйган бурычы бу. Казан университеты мисалында мәгълүматны эзләү, эшкәртү һәм максатчан кулланучыга җиткерү системасы синхрон эшләгәнне күзәтергә мөмкин.

12

Моннан тыш Екатерина Толстикова журналистларны яңача әзерләү форматын да бәяләде. Университет базасында студентларның мәгълүмати агенствосы эшли. Максималь рәвештә реальлеккә якынайтылган шартларда булачак журналистлар эш артыннан гына күзәтеп калмыйча, бу эштә үзләре дә катнаша ала.

4

Бүген, 19 августта Екатерина Толстикова ТР Лаеш районында үтә торган фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсендә катнаша.