КФУда Кытай телендә постановкалар фестивале үтте

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында кытай телендә театр постановкаларының беренче фестивале тәмамланды. Чараны КФУның Конфуций институты оештырды.  

Быел йомгаклау этабына студентлардан һәм мәктәп укучыларыннан 6 театральләштерелгән постановка сайлап алынган. Һәр төркемгә куратор итеп кытай теле укытучысы беркетелгән. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә яхшы тамашалар тәкъдим ителде. Спектакльләрдә актуаль проблемаолар да зур яңгыраш алган. Кайбер постановкалар Кытайда популяр булган юмористик жанрда уйналса, берничәсе якынлашып килә торган тычкан елына багышланган булулары белән үзенчәлекле иде. Катнашучылар яхшы артистлык сәләтеннән тыш кытай телен белүнең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Чарада КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре дә бар иде. Алар мондый чара өчен КФУның Халыкара институтына рәхмәт әйттеләр һәм бу чара кытай телен тагын да яхшырак үзләштерергә кызыксындыру тудыра. Юмористик жанрдагы театраль миниатюралар Кытайда бүген бигрәк тә популяр. Традицион театрга 1000 ел. Театраль фестиваль кунаклары киләсе елларда тагын да күбрәк тамаша көтеп калуларын әйттеләр.

Барлык катнашучылар һәм җитәкчеләр истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Бигрәк тә КФУның Алабуга институтыннан килгән катнашучылар һәм аларның җитәкчеләре Ли Чжэнвэнь, Земфира Миннеханова аерым билгеләп үтелделәр.