КФУда муллалар өчен курслар башлана

КФУның Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге «Дини оешмаларда гаилә кыйммәтләрен саклау буенча мәгърифәтчелек эшенең психологик-педагогик нигезләре»квалификация күтәрү курслары ачкан. Бу хакта “Татар-информ”га Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге хезмәткәре Ренат Мозафаров хәбәр итте.

“Курслар мәдәният, тарих белгечләрен әзерләү буенча чаралар үткәрү кысаларында оештырыла. Чара дини, яисә педагогик белемле укытучылар өчен тәгаенләнгән. Мәчет янындагы курслар мәдрәсә һәм Россия ислам институты дин белгечләренең квалификациясен күтәрү максаты белән башкарыла”, — диде Ренат Мозафаров.

“Курс программасы теология һәм мохитнең заманча таләпләрен исәпкә алып эшләнгән. Курсларга 72 сәгать бирелә. Монда исламда система буларак гаилә, хәзерге җәмгыятьтә ата-аналар һәм балалар арасында читләшү проблемасы һәм башка психологик проблемалар каралачак”, — диде ул.

Курслар тәмамлангач, йомгаклау аттестациясен үтүчеләргә квалификацияне күтәрү таныклыгы бирелә.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.