КФУда «Почетлы батальон» взводлары формалаша башлый

2020 елның апрелендә Яшьләр сәясәте департаменты университетның Иҗтимагый студентлар оешмалары һәм берләшмәләре координацион советы белән берлектә Студентлар Җиңү маршын үткәрергә планлаштыра. Бу чара һәр елны Казан университетын тәмамлаган, хәзер укучы 5000нән артык студентларын, мөгаллимнәрен һәм хезмәткәрләрен берләштерә. 

Чара кысаларында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы, ТР җитәкчелеге, КФУ админстрациясе вәкилләре, студентлар катнашында Кремль урамы буйлап йөреш, «Үлемсез полк» акциясе һәм «Почетлы батальон» проекты катнашучылары маршы, университет җәмәгатьчелеге митингы планлаштырылган.

2020 елның гыйнварында «Почетлы батальон» взводларын формалаштыру башлана. Анда стройда йөрү әзерлеге узган һәм КФУда укучы һәр егет һәм кыз катнаша ала. Кызлар взводы өчен сайлап алу үткәреләчәк.

«Почетлы батальон»да катнашу өчен 2020 елның 14 февраленә кадәр әлеге сылтама буенча гариза тутырырга кирәк.

Сораулар булса, оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: «Уникс», 506 кабинет. Телефоннар: 238-77-90 яки социаль челтәрләр буенча Анастасия яки Еленага шәхси хат юлларга мөмкин.

Бу чара студентлар арасында һәрвакыт зур кызыксыну уята, шуңа күрә гариза җибәрергә ашык!

Автор: Елена Андреева