КФУда туган телләрне саклауга юнәлдерелгән форум була

11 – 14 октябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының уку бинасында “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” VI Халыкара фәнни-гамәли форум үтәчәк. 

Форум Туган телләрне һәм мәдәниятләрне үстерүнең әлеге һәм башка мөһим мәсьәләләре турында фикер алышу, шулай ук бу юнәлештә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, тарату һәм гомумиләштерү зарурлыгы уңаеннан уза. Чара җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләрне өйрәнүнең иҗтимагый әһәмиятен үстерү, киләчәк буыннарда үз халкына һәм мәдәниятенә, шулай ук башка халыкларның телләренә, мәдәниятләренә хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куя.

Форум эшчәнлегендә Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ростов-на-Дону, Белгород, Түбән Новгород, Ставрополь, Уфа, Йошкар-Ола, Чабаксар, Саранск, Симферополь, Мордовия, Якутск, Горно-Алтайск һ.б. Россия шәһәрләреннән, шулай ук Япония, Германия, АКШ, Куба, Чехия, Финляндия, Кытай, Вьетнам, Төркия, Иран, Латвия, Казахстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Украина, Үзбәкстан, Төркмәнстанннан килгән 400 дән артык галим, педагогик хезмәткәр һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре, федераль, төбәк һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары хезмәткәрләре, югары һәм урта һөнәри уку йортлары аспирантлары, магистрантлар һәм студентлар катнашыр дип көтелә.

  • Форум “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты” дәүләт автономияле белем бирү учреждениесе заказы буенча уздырыла.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/03/172740/