КФУда «Яндекс.Лицей» эшлиячәк

Татарстанда «Яндекс.Лицей»га җыю башланды, ул үз эшен Казан федераль университетының IT-лицей мәйданында дәвам итәчәк. 

«Яндекс.Лицей» — программалаштыруга өйрәнергә теләгән мәктәп укучылары өчен түләүсез курслар. Анда укырга керү өчен 9 нчы сентябрьгә кадәр yandexlyceum.ru сайтында анкета тутырырга һәм онлайн тест үтәргә кирәк. Аны узучылар әңгәмәгә чакыру алачак. 

«Яндекс.Лицей»га 8 нче яки 9 нчы сыйныфта укырга керергә мөмкин. Яшьләренә карамастан, 2 ел дәвамында укучылар гомуми программа буенча шөгыльләнәләр. Дәресләрдә алар яңа гына өйрәнә башлаган кешеләргә җиңел бирелә торган һәм IT-компанияләр белән беррәттән фәнни даирәдә дә сорау зур булган Python телен өйрәнәләр. Компаниянең матбугат хезмәте әйтүенчә, биредә Яндекста өйрәнү узган тәҗрибәле җирле педагоглар укыта. 

Иннополиста, Казанда һәм Яр Чаллыда «Яндекс.Лицей» инде икенче тапкыр эшли. Анда укырга керү өчен былтыр 759 кеше гариза тапшырган һәм шуның 113е кабул ителгән. Көзен алар икенче курста укуларын дәвам итәчәкләр, ә язын чыгарылыш булачак. Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Балык Бистәсе пректка беренче тапкыр кушылучылар. Моннан тыш башка районнардан булган һәм сайлап алуны уңышлы үткән укучылар өчен проект кысаларында дистанцион укыту каралган.

Быел «Яндекс.Лицей» Татарстанда 22 мәйданда — мәктәп, лицейлар һәм шул исәптән КФУның IT-лицее, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базаларында эшлиячәк.Укучылар үзләренең кайда йөриячәкләрен үзләре сайлыйлар. Дәресләр атнасына 2 тапкыр 15:00 сәгатьтән соң уза, шуңа күрә мәктәп белән берләштерергә мөмкин. Уку елы октябрь аеның беренче көннәрендә башланачак.