14-17 февраль көннәрендә Казан федераль университеты Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында III Халыкара яшьләр TatarstanUpExPro 2019 конференциясе узачак.
Быел конференцияне Идел буеның 3 зур студентлар секциясе оештыра: Kazan Federal University SPE Student Chapter, Almetyevsk State Oil Institute SPE Student Chapter һәм Kazan National Technological University SPE Student Chapter.
Конференциянең спонсорлары: «Татнефть», «ТНГ-Групп» һәм Schlumberger.
Конференциянең максаты: студентларның, яшь тикшеренүчеләрнең фәнни-эзләнү эшчәнлегенә кызыксынуларын арттыру, яшьләрдә һәм студентларда актив тормыш позициясе формалаштыру.
Конференциядә докладлардан тыш нефть-газ өлкәсенең әйдәп бара торган белгечләреннән лекцияләр һәм Oil Challenge интеллектуаль уены булу да көтелә.
Конференциядә Россиядән һәм БДБ илләреннән 150 студент, аспирант һәм яшь белгеч катнашыр дип көтелә. Барлыгы 6 секция эшлиячәк.