КФУга укырга керү өчен абитуриентлар 15 меңнән артык гариза тапшырган

Казан университетына укырга кергәндә олимпиадаларда җиңүчеләр, БДИ буенча йөз баллы укучылар, КФУ лицейларын тәмамлаучылар өчен аерым өстенлекләр бар.

Дистанцион форматта булуга карамастан, Казан федераль университетының кабул итү комиссиясе көчәйтелгән режимда эшли. Бүгенге көндә абитуриентлардан укытуның бюджет формасына — 7907, контрактлысына — 7420 гариза кабул ителгән.

Чит ил гражданнары 4800 дән артык гариза тапшырган. Алар арасында лидерлар — Төрекмәнстан, Үзбәкстан. Чит илдә керү сынауларының беренче дулкыны узды. Алар күбрәк рус теленнән имтихан тапшырганнар (1585 кеше), шулардан 1399 кеше уңай бәя алган. Бу абитуриентлар инде бүген үк КФУда укырга килешү төзи ала.

«Быел чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен көтмичә гариза бирә ала. Әмма күп кенә абитуриентлар элеккечә эшли — имтихан нәтиҗәләрен белмичә барыбер документларын тапшырмыйлар», — ди КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров.

Россиядә дәүләт йомгаклау аттестациясенең федераль мәгълүмат системасы (ФИС ГИА) булдырылды. БДИ тапшырганнан соң барлык нәтиҗәләр дә бу системада барлыкка килә. КФУның кабул итү комиссиясе “Студент булачакмын!”  социаль-мәгариф челтәре аша гариза биргән кешеләрдән генә Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен кабул итә.

Кабул итү комиссиясенә БДИ нәтиҗәләреннән башка гариза бирү мөмкинлеге  система эшендә кыенлыклар тудырмаган. Абитуриентларның документларны читтән торып бирүе генә катлауландыра. Әгәр элек алар кабул итү комиссиясенә үзләре килеп, сорауларын бирә, белем бирү юнәлешләрен сайлау буенча институтларының техник сәркатипләре белән киңәшләшә алган булсалар, хәзер боларның барысы да «онлайн» эшләнә.

«Абитуриентлардан гаризалар кабул иткәндә дистанцион технологияләрне куллану КФУ өчен яңалык түгел. Узган ел абитуриентлардан 50% гаризаны кабул итү комиссиясе дистанцион технологияләр ярдәмендә алды. Пик йөкләнеш вакытында система өзеклекләрсез эшләсен өчен быел без серверларның резерв куәтләрен арттырдык. 22 июньнән 4 июльгә кадәр 1500 чит ил гражданы “Студент булачакмын!” системасында бер үк вакытта рус теленнән сынау узган. Система өзеклекләрсез эшләде «, — диде Олег Бодров.

Быел КФУда дүртенче тапкыр «Стобалльник» ректор стипендиясе биреләчәк. Укырга керү сынауларыннан башка Казан университетына кабул ителгән яңа студентларга — мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләргә һәм призерларга, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы исемлегенә кертелгән олимпиадаларда җиңүчеләргә — югары уку йортында белем алуның беренче аенда бер тапкыр 100 мең сум түләнәчәк. БДИ буенча 100 балл җыйган укучылар 80 мең сум алачак.

КФУ лицеен тәмамлаган абитуриентлар өчен дә ташламалар бар. Аларга уку өчен түләүгә 20% ташлама каралган. Әмма бер шарт бар: аларның БДИ баллары КФУда белем бирүнең бюджет формасына укырга керү баллыннан 20 баллдан да ким булырга тиеш түгел.

Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото: Александр Кузнецов