КФУның фәнни китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли

1920 елның 27 маенда ТАССР оешу турында Декрет кабул ителә. Бу Татарстан Республикасы дәүләтчелегендә һәм күп милләтле халкының тарихында мөһим вакыйга. Шул уңайдан КФУның Фәнни китапханәсендә «ТАССР: гасырга сузылган юл» дигән китап күргәзмәсе ачылды. Ул республика үсешенең этапларын күрсәткән 3 бүлектән тора. 

«Татар автоном республикасы. Башлангыч» дигән беренче бүлек яшь республика турында басмаларны, шул исәптән беренче Конституция текстларын, яңа хакимиятнең беренче декретларын үз эченә ала. «Совет Татарстаны язмышларда һәм документларда» дигән икенче бүлек республика үсешенә саллы өлеш керткән җитәкчеләргә — Фикрәт Табеев, Минтимер Шәймиевка һәм башкаларның эшчәнлегенә багышланган. «Россия федерализмы системасында Татарстан моделе» дигән өченче бүлектә республика трихының яңа этабын яктырткан китаплар урын алган.

1990 елның 30 августында Татарстан Республикасы барлыкка килә. Аның социаль-сәяси үсеш үзенчәлекләрен, милли һәм тел сәясәтен, мәдәни тормыш вакыйгаларын яктырткан әдәбият урын алган.

Бу күргәзмә китапханәнең фәнни-библиографик бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән һәм Кремль урамы. 35 йорт адресы буенча урнашкан 2 нче уку залында урнашкан. Анда барлык теләүчеләр дә килә ала.