КФУның ИТИС югары мәктәбе мәктәп укучылары өчен программалаштыру курслары үткәрә

ИТИС Югары мәктәбе октябрь уртасыннан мәктәп укучылары өчен түбәндәге юнәлешләр буенча курслар ачып җибәрә: Java, C++, уеннар эшләгән вакытта Unity3Dны куллану. 12 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар чакырала. Язылу ачык һәм 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Дәресләр 16 октябрьдән башлана һәм атнага ике тапкыр, ике дәрес булып барачак. Курслар 29 декабрьдә үз проектларын яклау белән тәмамланачак. Мәктәп укучыларын зур булмаган төркемнәргә бүләчәкләр һәм алар үзләренең программаларын эшләячәкләр.

Бу курслар программаларның базасы белән таныштыра. Шуңа күрә бу өлкә белән кызыксынучылар языла ала. Әмма материалның дәрәҗәсе шактый җитди һәм катлаулы булачак.

Дәресләр Казан федераль университеты территориясендә (Кремль ур., 35, КФУның ИТИС мәктәбендә) уза. Курслар тәмамланганнан соң, тыңлаучыларга КФУ сертификаты бирелә.

Дәресләрдә катнашу өчен үз ноутбук белән килергә кирәк. Әгәр сезнең ноутбук алып килерлек мөмкинлегегез булмаса, дәресләр вакытында институтныкыннан кулланып торырга мөмкин булачак.

ИТИС Югары мәктәбе мәктәп укучылары өчен мондый сессияләрне беренче тапкыр гына үткәрми инде. Быел яз Java курсларын тыңлаучылар ИТ-факультетының икенче курс дәрәҗәсе проектын ясадылар һәм уңышлы якладылар.

Диана Садретдинова әзерләде.