КФУның Лобачевский лицее махсус грантка ия булды

Казандагы Лобачевский исемендәге лицей “Санлы икътисад өчен кадрлар » проекты кысаларында грант иясе булды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге лицее математика, информатика һәм технологияләр буенча иң яхшы тәҗрибәләр таратканы өчен Россия Мәгариф министрлыгы грантына ия булды, диелә бу хәбәрдә.

Грантка “Лицей 5.0 “Санлы методик лабораториясе » дигән лицей проекты лаек булды. Проект заманча цифрлы технологияләр кулланып белем бирү бурычларын хәл итәргә ярдәм итәчәк. “Лицей 5.0” (“методик блокчейн”) санлы методик лабораториясе педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналарын керү хокукы дәрәҗәсе буенча бүленгән бердәм челтәргә берләштерә.