КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Лицеенда соңгы кыңгырау чыңлады

Мәктәпне тәмамлау уңаеннан бәйрәм «онлайн» режимда узды.

Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Лицеен тәмамлаучылар өчен тантаналы чара виртуаль киңлектә, Microsoft Teams мәйданчыгында узды.

Тантананы башлаганда КФУның, Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей директоры Елена Скобельцина, бәйрәм үзенең гадәти булмаганлыгы, оригинальлеге белән истә калачагын әйтте, чөнки беренче тапкыр «онлайн» режимда уза. Елена Германовна шулай ук быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 114е дә урта белем турында аттестат алачак һәм барысы да БДИга кертелгән дип хәбәр итте.

КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Лицеен тәмамлаучыларга Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров видео аша мөрәҗәгать итеп, коронавирус пандемиясе университет эшенә җитди төзәтмәләр кертте, дип билгеләп үтте:

«Барлык студентларны укытуның дистанцион форматына күчерергә туры килде. Сез дә, кадерле дуслар, үз гомерегездә беренче тапкыр дусларыгыз һәм укытучыларыгыз белән бер кабинетта тормастан, мәктәптә укуның ничек икәнен тойдыгыз. Дистанцион форматы безгә тагын бер кат тере аралашуның кыйммәтен аңларга мөмкинлек бирде».

Илшат Рәфкать улы чыгарылыш укучыларына Казан университеты турында сөйләде, бүгенге көндә вузның актив үсеш алуын, ныклы адымнар белән алга баруын, иң яхшы традицияләрне саклап, фәнни инновацияләр үзәге булуын ассызыклады. КФУ барлык эре милли проектларда һәм мәгарифне һәм фәнне үстерү программаларында катнаша, ә аның партнерлары — дөнья илләренең иң яхшы югары уку йортлары.

«Университет составында ике лицей эшли, шуларның берсендә сез бик яхшы белем аласыз дип саныйм. Агымдагы елның 1 сентябреннән Алабуга институты составындагы гомуми белем бирү мәктәбе үз ишекләрен ачачак, үзебезнең балалар бакчасы эшли башлаячак, шулай ук «Фәнни коллаборация йорты» дип аталган балаларга өстәмә белем бирү оешмасы эшли башлаячак,» — дип хәбәр итте КФУ ректоры.

Лицейны тәмамлаучыларга мөрәҗәгать итеп, И.Гафуров аларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде һәм Казан университетына керергә тәкъдим итте:

«Илнең теләсә кайсы югары уку йорты сезне кабул итәргә әзер булачак дип уйлыйм, чөнки сезнең әзерлек дәрәҗәсе илнең иң яхшы чыгарылыш укучылары белән көндәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәгенә өметләнәм. Шулай да мин сезне укуыгызны Казан федераль университетында дәвам итәргә чакырам. Безнең югары уку йортының бүгенге потенциалы хезмәт базарында ихтыяҗ булган барлык белгечлекләр буенча диярлек сыйфатлы югары белем алырга мөмкинлек бирүен күрдегез. Бәлки, сезнең Мәскәүгә яки Петербургка китәргә уйлаганнарыгыз, коронавирус инфекциясе янау шартларында якындагы бер-ике елда биредә, Казанда калып укырга, ә аннары илнең теләсә кайсы вузында яки чит илләрдә укуны дәвам итәргә карар кылыр. Бүген андый мөмкинлек бар. Без мондый карарларга ачык һәм сезгә шатланып ярдәм итәчәкбез».

Илшат Рәфкать улы лицейның Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар булган унберенче сыйныф укучыларының исемнәрен атады һәм 11 сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин Россия җыелма командасы составында информатика буенча халыкара олимпиадада җиңү яулады, диде.

«2019-2020 уку елында барлыгы 196 лицеист бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүче һәм призер булды, шуларның 77се — быелгы чыгарылыш укучылары. Һичшиксез, хөрмәтле дуслар, сезнең уңышларыгыз — остазлар җитәкчелегендә команда эшенең нәтиҗәсе, алар арасында 13 кеше һөнәри конкурсларда һәм грантларда катнашты, ә лицей үзе 8 миллион сумлык 3 грантка ия булды, моның өчен сезгә барыгызга да зур рәхмәт әйтергә телим!» — дип йомгаклады  КФУ ректоры И.Гафуров.

Үзенең видеомөрәҗәгате ахырында ул унберенче сыйныф укучыларына Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырырга һәм үзләре сайлаган югары уку йортына укырга керүләрен теләде.

Лицейчыларны онлайн режимда котлап, КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов аларның Казан университеты өчен иң кирәкле студентлар булуын әйтте, шул ук вакытта ул вузда сыйфатлы белем алу өчен дә, шәхси үсеш өчен дә бөтен шартлар булуын билгеләп үтте.

«Сезнең күбегез виртуаль чынбарлык уеннары белән мавыкты, күпләр виртуаль чынбарлык теге яки бу яктан күренгән фильмнарны үз итәргә өлгерде. Виртуаль чынбарлык белән танышу өчен 2 ай мөмкинлегегез бар иде. Бу сезгә ошадымы, юкмы, белмим. Тере чынбарлык күпкә кызыклырак, күпкә яхшырак, яктырак, матуррак дип ышаным», — диде үзенең чыгышында КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский.

КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры, Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры Данис Нургалиев унберенче сыйныф укучыларының игътибарын киләчәктә алдагы тормышлары өчен  җитди сайлау ясарга кирәк булачагына юнәлтте.

«Бүген сез һәм сезнең ата-аналарыгыз бик мөһим карар кабул итә, дөрес адым ясарга һәм сезнең уңышлы һәм бәхетле булуыгызга зур йогынты ясый торган һөнәр алырга кирәк», — диде ул.

КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Лицеен тәмамлаучыларга матур теләкләр белән шулай ук КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры Наил Баһаутдинов, Юридик факультет деканы Лилия Бакулина, Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты директоры Екатерина Турилова, Физика институты директоры Сергей Никитин, КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты директоры Светлана Селивановская, КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбе директоры Михаил Абрамский, ТР Мәгарифне үстерү институты директоры Людмила Ногманова лицей укучылары белән бергә эшләгән КФУ укытучылары мөрәҗәгать итте.

Бәйрәм өлкән иптәшләренә лицей укучылары әзерләгән концерт белән тәмамланды.

Автор: Лариса Бусиль