КФУның тугыз студенты Татарстан фәннәр академиясе стипендиясе иясе булдылар

Татарстан фәннәр академиясе Татарстанның югары уку йортларының 15 студентына стипендия түлиячәк. Аларның тугызы – Казан (Идел буе) федераль университетыннан.

Студентлар бер семестр дәвамында – сентябрьдән февральгә кадәр, ай саен 2300 сум стипендия алачак. Стипендиягә лаек булучылар – укуда һәм фәнни эшләрдә уңыш казанучылар һәм бәйгеләрдә җиңүчеләр.