«Киләчәк укытучысы». Кемнәр алар?

Алар барсы да төрле, әмма максат бер – яңа белем алу һәм җиңүгә омтылу! Менә шушы девиз астында Иннополис мәктәбе укытучылары үзләрен чын лидерлар командасы буларак танытты! Шушы көннәрдә Санкт-Петербургта «Киләчәк укытучысы» илкүләм конкурсы җиңүчеләрен игълан иттеләр. Илнең иң көчле 30 педагог командасы арасына Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее һәм Иннополис мәктәбе укытучылары керде. Тантаналы чарада РФ вице-премьеры Татьяна Голикова исеменнән катнашучыларга сәламләү сүзләрен укыдылар.

«Бүген сез Россия якындагы берничә ел дәвамында гомуми белем бирү сыйфаты буенча дөнья лидерлары арасына керсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшли аласыз. Сез күп эш башкардыгыз инде, һәм конкурс финалында катнашу моны раслый, чөнки нәкъ менә профессиональ проектларда сезнең педагогик осталыкның бөтен масштабы һәм күпкырлы булуы чагыла», — дип билгеләп үтте Т. Голикова.

Вице-премьер «Киләчәк укытучысы» конкурсы заманча россия мәктәпләре өчен укытуның инновацион модельләрен кертү һәм иң яхшы карарлар табарга сәләтле профессионаллар берләшмәсенә кушылырга мөмкинлек бирә, дип әйтте.

Мария ВЛАДЫКИНА, Иннополис мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары, информатика укытучысы:

«Темперамент буенча без барыбыз да төрле. Мәсәлән, мин безнең команданың лидеры булдым һәм әзерләнгән чыгышлар өчен җавап бирдем. Һәм төрле инновацияләр, аерым алганда, нәкъ менә мәгълүмати технологияләр өчен визуаль материал әзерләдем. Дмитрий Сергей улы яңа кызыклы методикалар алып килергә тырышты, ә Айсылу Фатыйх кызы методик база өчен җавап бирде, чөнки ул бик төпле. Безнең команда һәрвакыт баланста булды»

Иннополис мәктәбе укытучылары җиңүнең нәтиҗәсе – команда белән бергә эшләүдән гыйбарәт дип саный. Дәрестән соң бергә җыелып яңа методлар белән эшләп карау, киләчәккә өмет һәм тәҗрибә бик булышкан, чөнки «Киләчәк укытучысы» конкурсы заманча россия мәктәпләре өчен укытуның инновацион модельләрен кертү һәм иң яхшы карарлар табарга сәләтле профессионаллар берләшмәсенә кушылырга мөмкинлек бирә.

Дмитрий ШАКИРҖАНОВ, Иннополис мәктәбендә география укытучысы:

«Конкурста безгә 3 чара үткәрергә тәкъдим ителде. Беренчесе “тет” стилендәге конференция булды. Анда 3 минут эчендә мәктәпнең соңгы берничә еллык эш тәҗрибәсен күрсәтергә кирәк иде. Икенче сынауда дәрес үткәрдек. Бу дәрестә без укыта торган 3 фәнне бәйләргә кирәк иде. Алар информатика, география һәм рус теле фәннәре. Ә өченче этапта тәрбия чарасы үткәрдек, һәр сынау үзенчәлекле булды».

Һөнәри конкурс «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы тарафыннан үткәрелә. Санкт-Петербургта узган финал ярышлары вакытында Татарстан педагоглары академик дәресләр алып бару форматы кысаларыннан чыга һәм предметара проектлар төзи белүләрен күрсәттеләр.

Айсылу СӘГЫЙТОВА,  Иннополис мәктәбендә рус теле һәм әдәбияте укытучысы:

«Миңа калса, хәзер безне мәгариф өлкәсе реаль тормыш белән якынайта. Без барыбыз да әйләнә-тирәдәгеләрне аңлыйбыз, хәл итә торган барлык проблемаларны да комплекслы характерда хәл итергә тиешбез. Һәм без, бу эш кысаларында, үзебезнең фәннәрне берләштерергә өйрәндек. Әлбәттә, бу баштарак тәңгәл килмәс сыман тоелган иде, әмма ерып чыктык. Конкрет безнең команда фейк яңалыклары проблемасын хәл итәргә алынды. Без инде теләсә кайсы кешегә фейк яңалыгын, ышанычлыдан аера белү бик мөһим икәнлеген аңлыйбыз. Моңа өйрәнү өчен беренче чиратта мәгълүматны белергә һәм шулай ук төрле предметларны үзләштерергә кирәк. Һәм без моны үзебез оештырган дәрес кысаларында нәтиҗәле итеп эшли алдык».

Конкурсның эшлекле программасы кысаларында «Мәктәп киләчәк укытучылары өчен мәктәп була аламы?» дигән  РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында киңәшмә булды. Фикер алышу предметы булып киләчәк педагогының компетенцияләре торды. Мәгарифне цифрлаштыру һәм педагогик команданың яңа трендлар формалаштырудагы роле турында аерым сөйләнелде. Дистанцион һәм көндезге этапларны уңышлы үткән барлык конкурсантларга электрон китапханә һәм вебинарлар, ә финалистларга һөнәри осталыкны камилләштерү программасы тәкъдим ителде. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Киләчәк укытучылары» берләшмәсе ярымфиналчылар һәм финалистлар арасыннан формалашачак. Берләшмә әгъзалары «Сенеж»идарә остаханәсе базасында белем бирү чараларында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.

марсилә ИСКӘНДӘРОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе магистры.