КФУ Яшьләр сәясәте департаменты барлык теләүчеләрне Бөек Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган “Үлемсез полк” Бөтенрәсәй акциясендә катнашырга чакыра.
Катнашучыларның җыелу урыны һәм вакыты: 9 нчы май, 14:00 сәгатьтә УНИКС янында.
14 сәгать 20 минутта университет җәмәгатьчелеге вәкилләре Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнарының портретлары белән Казан Милли мәдәни үзәгенә юнәләчәк. Анда гомуми колонна формалашачак. Шунысын исәпкә алырга кирәк: Милли мәдәни үзәк мәйданында тикшерү процедурасы үткәреләчәк.
Бөтен Рәсәй буенча “Үлемсез полк”ка старт 15.00 сәгатьтә биреләчәк. Йөрү “Казан Милли мәдәни үзәгеннән – Пушкин урамына, Ирек мәйданына, Лобачевский, Кремль, Чернышевский урамына, 1 нче май мәйданына юнәләчәк.
Акциядә барлыгы 20 меңнән артык Казанда яшәүчеләр катнашыр дип көтелә.
Шунысын искә төшерү урынлы булыр: зо нчы апрельдә КФУ студентларының Җиңү Маршы үзенә 3 меңнән артык университет җәмәгатьчелеге вәкилләрен, студентларын, Бөек Ватан сугышы ветераннарын җыйган иде. Маршны КФУ ректоры Илшат Гафуров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев җитәкләгән иде.
Ветераннар хәтер аллеясына чәчәкләр салды, чәй табыны артында хезмәттәшләре белән аралашты, шулай ук алар өчен махсус концерт программасы да әзерләнгән иде.
Раил САДРЕТДИНОВ