«Мәйдан» туган көнен билгеләп үтте

  • 16 сентябрь, җомга көнне, Татарстан милли китапханәсендә “Мәйдан” журналы үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. Чарага «Мәйдан» журналының дуслары, укучылары, кунаклар, билгеле җәмгыять эшлеклеләре килгәннәр иде.
    Редколлегия «Аргамак» журналыннан башлап, бүгенге «Мәйдан» журналының хәлен сөйләп чыктылар.
    90 елларда “Аргамак” журналы ябылгач, Чаллы язучылар оешмасы шәһәрдә татарча журнал чыгару мәсьәләсен кузгата. Айлар буе барган киңәшләшүләрдән соң, 2001 нче елның август аенда «Мәйдан» журналының сынау номеры дөнья күрә. Ә инде гыйнвар аеннан журнал айлык матбугат басма булып чыга башлый. «Мәйдан» журналын республиканың китапханәләреннән алып, музейлар, мәктәпләр алдыра башлый. «Мәйдан»ның бүгенге тиражы 2200 сан.
    «Мәйдан»ны журнал дип әйтеп тә булмый, чөнки ул бер китап булып чыга дип әйтсәм ялгыш булмас. Романнар, повестьлар, хикәяләр, драма әсәрләре, шигырьләр, публицистик язмалар укырга мөмкин. Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, авыл тарихлары, фәнни һәм археологик эзләнүләр, мәдәни һәм иҗтимагый көнкүреш нәкъ менә «Мәйдан» журналында басылып чыга.
    Танылган язучылар белән бергә яшь каләмчеләрнең дә иҗат җимешләрен күрергә була. Нәни укучылар өчен “Мәйданчык” кушымтасы чыгарыла. Шулай ук журналда сәламәт яшәү рәвеше, фән, мәгариф, социаль һәм торак-көнкүреш, мәдәният, сәнгать турында мәкаләләр даими рәвештә чыгып бара.
    Бу журналның тарихы зур һәм бай, киләчәге дә өметле булып калсын иде дип ышанып калабыз. Күбрәк яшь шагыйрьләр, язучылар килеп торсыннар иде. Килгәннәренең эзләре югалмасын иде.
    Лилия ТУКТАРОВА, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.