Мөселман балалар лагерьлары өчен “Әйдаманнар мәктәбе”

Укучыларның җәйге каникуллары якынлаша. Димәк, көн кадагына укучыларның җәйге ялын ничек оештырырга дигән сорау куела. Моның белән бәйле рәвештә КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Исламны өйрәнү һәм ислам мәгарифен үстерү ресурс үзәге тарафыннан һәм ТР Диния нәзарәте, Россия ислам университеты ярдәме белән 14-16 апрель көннәрендә мөселман дин эшлеклеләре өчен “Мөселман балалар лагерен оештыру” дигән квалификация күтәрү курслары оештырылды. Анда катнашучыларга балалар белән эшләүнең педагогик-психологик аспектларына караган методик киңәшләр бирелде, хокукый базалар, документация алып бару, янгынга каршы куркынычсызлык, СанПин, Роспортребнадзор кагыйдәләре аңлатылды. Программа төзү, анда ислам традицияләрен исәпкә алып белем бирү өлеше белән бергә төрле юнәлештәге: экологик, спорт-сәламәтләндерү, эстетик, рухи-әхлакый тәрбия бирүгә аерым басым ясалды.

30823_600

“Әйдаманнарны әзерләү” дигән тематик бүлектә әйдаманнарның эшен оештыру, аның педагогик стиле, күмәк тәрбия методикасына һәм башка күп төрле мөһим сораулар каралды.

yen

Дәресләрне мөгаллимнәр, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, дин эшлеклеләре, дәүләт оешмалары вәкилләре үткәрде. Алалар арасында Фирая Ахунова – КФУ хезмәт куркынычсызлыгын саклау бүлеге җитәкчесе; Йосыпова Елена – әйдаманнарны профессиональ әзерләү Республика мәктәбе җитәкчесе; Сәгыйть Хәзрәт Хаков – Сарман районы имам-мөхтәсибе, стационар лагерьлар оештыручысы бар иде.

Курслар республика мөхтәсибәтләре вәкилләре арасында зур кызыксыну уятты. ТРның төрле районнарыннан 100дән артык катнашучы җыелган иде. Әлеге курсларның актуальлеген һәм аларга ихтыяҗны истә тотып алга таба аларны дистанцион рәвештә үткәрү дә каралачак.

Катнаша алмаучыларның теләкләрен исәпкә алып курслар районнарда да үткәреләчәк.

Мәгълүмат www.kpfu.ru сайтыннан алынды