Мәскәүдә Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе үткәрелә

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе үткәреләчәк. Күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә 16 августта Мәскәүнең Асадуллаев йортында узачак.

Кичәдә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ренат Ибраһимов һәм Венера Ганиева, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, Ваһапов фестивале лауреатлары Айгөл Хәйри, Рөстәм Насыйбуллин, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов һәм башкалар катнашачак.

Кичәне оештыручылар – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Мәскәү татарлары автономиясе, Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды.

matbugat.ru