Меңнән артык кунак

vzAOOiLyn8A

9нчы февраль КФУ өчен бик истәлекле көн булып чыкты. Ни өчен дисезме? Чөнки университетыбыз белән танышырга меңнән артык мәктәп укучысы килгән иде.

КФУга Россиянең 14 регионыннан һәм Казахстаннан 1300 булачак абитуриент килгән иде.
Булачак студентларга уку йортыбызның төп эшчәнлеге, уку юнәлешләре, киләчәктә хезмәт белән тәэмин итү мөмкинлекләре турында сөйләделәр. КФУның яшь кунакларны шулай ук  2016-2017 нче уку елына кабул итү системасы, тапшырылырга тиешле имтиханнар исемлеге белән таныштырдылар.