Миңа ничә яшь?

Соңгы арада гел шул сорау бөтерелә күңелдә. Әйе, күңелдә… Күңелдә ничә яшь соң миңа?
Хис — кичерешләрем буенча зур сан.
Нигә унсигез — унтугыз яшьлекләрнең күңелләрендә авыр хатирәләр, матур мизгелләр, чынга ашмас хыяллар, җәйге төннәрдә күк йөзенә сибелгән йолдызлар, кышның тынгы белмәс бураннары белән шыплап тулган капчык асылынып йөри икән?
Кайчан ул капчык бушап калыр, һичьюгында кайчан бераз булса да җиңеләеп китәр?
Игътибар иткәнегез бармы икән, без күбебез урам буйлап акрын гына хәрәкәт итәбез, чөнки күңелдәге йөк кызу атларга ирек бирми. Йөзебездә бер елмаю чаткысы, бер сагыш томаны. Ә сез безне гел тиргисез: ялкау, игътибарсыз, йокы…
Ә без игътибар итмибез, бер сүз дә дәшми, юлыбызны дәвам итәбез, яисә моңсу гына елмаеп куябыз. Берни булмагандай. Үзебез генә калгач исә…
Анысы сезгә мәгълүм түгел. Тиеш тә түгел.
«Сез» диеп өлкән буынга эндәшүем. Нигә безгә булдыксыз, берни аңламаган, берни күрмәгән кешеләргә, ТЕРЕ МӘЕТЛӘРГӘ карагандай карыйсыз соң сез?
«Син әле берни аңламыйсың» — дисез…
Ә бәлки әле чирек гасыр да яшәмәгән кешегә барысын да аңлау бөтенләй кирәк тә түгелдер?
Әле «берни» аңламаган килеш тә, күңелдәге йөк авырайганнан — авырая бара.
Күңелләребездә нинди туфаннар тузгынанын, төннәрен яшен — күкрәүләр белән нинди болытлар елаганын үзебез генә беләбез.
Яшьлек — җүләрлек, чыннан да, иң матур, иң җылы, иң якты чор.
Шул ук вакытта иң моңсу да.
Артык күп уйлавыбыз белән моңсу. Югыйсә, акылны сүндереп, җүләрдән, хыяллан, күкләрне коч бит инде. Артык күп уйлыйбыз.
Шул бетмәс — төкәнмәс уйлар күңелне гел олыгайга. Саннар үсә, аның белән сораулар да…
Сиңа ничә яшь, дустым?
Гүзәлә