Минем өчен КФУ нәрсә ул?

2839da300e26ecc5464660aaa2b792c1Берничә ел элек,  КФУда укырмын дип уйламаган идем. Тормышымны театр белән бәйләрмен дип уйлап йөрдем, ләкин тормыш икенче төрле карар бирде. Шулай итеп, бүгенге көндә мин — КФУ студенты.

КФУ минем өчен нәрсә соң ул? Башка берече булып килгән уй – ул минем өчен яңа мөмкинлекләр. Чыннан да университетта студентлар үзләренең төрле сәләтләрен күрсәтә ала. Җыр, бию, театр уйнау яки спорт төре белән шөгыльләнү дисеңме, барысы да КФУда бар.

Икенчедән, КФУ ул  — бик яхшы югары белем алу урыны. Биредә укыткан барлык мөгаллимнәр үз фәннәрен югары дәрәҗәдә беләләр, студентларга аңлаешлы итеп аңлаталар. Шулай ук КФУда практика да, теория дә бертигез дәрәҗәдә бирелә. Бу, минемчә, яхшы методика.

Өченчедән , университет яңа белем алу урыны булгач, яңа танышулар, яңа дуслар, файдалы элемтәләр дә барлыкка килә. Минем уйлавымча, бу иң мөһим әйбер, чөнки кешеләр белән җиңел генә уртак тел таба алмаса, аңа укуы да авыр була.

Дөресен әйткәндә, КФУда укыганыма бик шатмын, чөнки биредә бик күп төрле мөмкинлекләр бар, монда мин үземне төрле яктан күрсәтә алам.

Әлфия Гыймадиева