Әнием мине якты дөньяга тудырганда, кулларына алып, шатланып “балам” йөрәк җимешем диеп сөйгән. Өченче баласы кыз булып туганга, ул бик шатланган. Киләчәктә ярдәмчем, сердәшчем, булышчым булыр дип юраган.
Әнием миңа кадәр ике абыемны үстергән, тәрбиял
Әнием минем бәйрәмнәрне дә бик матур үткәрә белә. Тәмле-тәмле ризыклар пешерә, камыр ризыклары, төрле салатлар. Ә безнең иң яраткан, гел бәйрәмнәрдә генә пешерә торган ризыгыбыз — ул бәлеш. Бәлешләрне дә әни төрлесен пешерә. Әни безнең дин тота. Бөтен дини бәйрәмнәрнедә билгеләп үтәбез. Гает көннәрендә тәмле коймаклар пешерә әнием. Әни безне дә динне олыларга өйрәтә, бигрәк тә миңа үзе белгән догаларны өйрәнергә куша. Ураза, корбан бәйрәмнәрен мәҗлес җыеп үткәрергә тырыша. Сәфәр, Мәүлет айларын да укытмыйча калмый. Әгәр берәр кешегә хәсрәт килсә , әнием чын күңелдән кайгыра, шатлыклары булса, чын күңелдән сөенә. Туганнарны хөрмәт итәргә дә өйрәтә. Бу сыйфатлары белән ул да безне миһербанлылыкка,
Әнием-нечкә күңелле кеше. Ул күп вакыт моңланырга ярата, эче пошканда әкрен генә җырлый, бигрәк тә яшьли үлгән сеңлесен сагынып елый.
Әнием гомере буе йорт-җир булсын дип тырыша. Без балалары бәхетле, тәүфыйклы, озын гомерле булсыннар дип, теләкләр тели.
Хәзерге вакытта мин әниемне бәхетледер дип уйлыйм. Әнинең терәге, таянычыбыз- әтиебез шөкер исән-сау. Өч баласы әнием дип өзелеп торалар. Ике абыем да тәртиплеләр, эшли
Әниләрнең изге догалары, якты теләкләре белән һәрберебезгә бу дөньяда бәхеттә, шатлыкта, саулык белән яшәргә насыйп итсен иде.
Илүзә Пазюкова