Остаз!

Була яхшы укытучылар, бераз сәер, бераз куркыныч, үзләре янына якын да китерми торганнары да очрый…
Ә була әле тагы шәп укытучылар. Син аларның дәресен көтеп аласың, аларны күрергә телисең, дәресенә елмаеп, җиңел күңел белән керәсең. Шундый укытучыларның берсе дип Хатыйп Миңнегуловны әйтер идем.
Нинди үзенчәлекле кеше ул! Галим, танылган, күренекле булуына карамастан, нинди Кешелекле кеше бу!
Дәресләрендә үземне әкияткә эләккән итеп хис итәм. Ул шул бер пара вакытында гына хәлебезне белеп өлгерә, үзе турында сөйләп, аннары әле бик кызык итеп кенә дәрес материалын да сөйләп бирә.
Мин әле үзем генә шулай уйлым диеп фикер йөртә идем, ә карасам, ул нинди дә булса вакыйганы сөйләгәндә, бөтен кеше уянып китә, кызыксынып, алгарак утырып, аны тыңлый бит!
Әйтәсе фикерем дә шул: күбрәк мондый укытучылар булсын иде. Андый укытучы булганда уку бәйрәмгә әйләнә.
Шундый бөек кешеләр укытканга, мин бик бәхетле.