“Поколение-2030” яшьләр мәйданчыгына теркәлү башланды

Казан федераль университетының яшь белгечләрен «Поколение-2030» яшьләр мәйданчыгында катнашырга чакыралар. Чара 12-13 апрельдә Красноярск икътисадый форумы кысаларында узачак.

Чараның максаты-яшьләрнең дәүләт хакимияте, эре бизнес һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре белән нәтиҗәле аралашу өчен шартлар тудыру.

Бу елның Яшьләр мәйданчыгының темасы — «Цифрлы трансформация: космосны үзләштерүнең яңа чиге». Аның кысаларында өч юнәлешнең технологик үсеше мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар: цифрлы бизнес, цифрлы белем бирү һәм цифрлы шәһәр. Быел дискуссияләр дүрт шәһәрдә: Берлин, Сингапур, Мәскәү һәм Красноярск шәһәрләрендә узачак.

«Поколение-2030» да цифрлы киңлекне үстерү идеяләре белән берләшкән Россиянең төрле төбәкләреннән яшь IT-белгечләр, дизайнерлар, аналитиклар, идарәчеләр һәм активистлар катнаша ала.

Беренче көнне яшьләр мәйданчыгы катнаш форматта эшләячәк: онлайн-чараларда 450 кунак, онлайн – чараларда 800дән дә ким булмаган катнашучы көтелә.

Яшьләр мәйданчыгы эшенең икенче көне читтән торып узачак. Берлин, Сингапур, Мәскәү һәм Красноярск экспертлары белән тематик дискуссияләр, лидерлар эшчәнлеген тәкъдир итү булачак, шулай ук барлык мәйданчык эшенә йомгак ясалачак.

Катнашу өчен гаризалар рәсми сайт аша 5 апрельгә кадәр кабул ителә.

Чараны Красноярск губернаторы каршындагы Яшьләр Эксперт советы, Красноярск Хөкүмәте, Красноярск губернаторы администрациясе, яшьләр сәясәте һәм иҗтимагый үсеш программаларын тормышка ашыру агентлыгы ярдәмендә оештыра.

Диана САДРЕТДИНОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.