Казан федераль (Идел буе) университетының Мәгариф һәм психология институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы хезмәткәре – филология фәннәре кандидаты, доцент Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәт кызы җитәкчелегендә КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты, Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 1, 2, 3 курс студентлары шәһәребезнең иң алдынгы мәктәпләрендә практика уза. Алар арасында Казан шәһәре Вахитов районының 3 нче гимназиясе, инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 167 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 180 нче күппрофильле полилингваль гимназия, 6 нчы гимназия, 75 нче гимназия һ.б. бар.
Әйдәгез, студентларның 1 нче мәктәптә практика буенча эшчәнлекләре һәм аны үтү үзенчәлекләре белән якыннанрак танышыйк. Беренче көннәрдә үк студентлар практика базасын, аның максатларын һәм бурычларын өйрәнделәр, вазыйфаи бурычларын һәм укытучыларның хокукларын, мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләрен, уку процессын регламентлаштыручы документларны карап чыктылар. Шулай итеп, мәктәп коллективы белән без кызыклы эшкә керештек.
Студентларның бурычларына фән укытучылары дәресләрен карау һәм беркетелгән сыйныфның эшен күзәтү керә. Студентлар дәресләрнең план-конспектларын төзиләр, дәресләрдә балаларның сыйныфын һәм психологиясен өйрәнәләр, үзләре өчен дәрестә активлыкның төп күрсәткечләрен билгелиләр, практика көндәлеге алып баралар. Боларның барысы да алга таба беркетелгән класс характеристикасын төзү өчен кирәк булачак. Шулай ук, бу белемнәр киләчәктә педагогик коллектив белән уңышлы эшләү өчен кирәкле нигез булачак.
Әмма студентларның мәктәп коллективы белән үзара хезмәттәшлеге моның белән генә чикләнми. Студентлар һәм сыйныф арасындагы аралашуда төрле сыйныфтан тыш чаралар мөһим роль уйный. Студентлар аларны үзләре оештыра һәм үткәрә. Шулай итеп, чараның тематикасын, вакытын билгеләп, сыйныф җитәкчесе белән фикер алышканнан соң, безнең студентлар кызыклы чаралар уздыралар. Мәктәп укучылары белән сыйныфтан тыш чаралар төрле формада оештырыла: бу кызыклы уеннар, әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, викториналар, конкурслар, рейдлар, эзләнү-тикшеренү эше, экскурсияләр, мәктәп музеена бару, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнү һ.б.ш..
Шулай итеп студентларның 1 нче мәктәп кысаларында практика үтүләре аларның иҗади потенциалларын актив үстерә, аларга мәктәп коллективы белән гармонияле хезмәттәшлек итәргә өйрәтә һәм, иң мөһиме, безнең студентларыбызның педагогик тәҗрибәләрен туплау өчен оештырылган.