Президент катнашындагы Сәләт форумы быел 2 сменада узачак

Ел саен Изге Биләр җирлеге Сәләт берләшмәсенең сәләтле яшьләре авазларыннан гөрләп тора. Чөнки биредә Халыкара Сәләт форумы үтә! Әлеге форум ел саен үз кочагына 5 мең максатчан бала һәм яшьләрне ала. Ә махсус кунак буларак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша, илебезнең алдынгы яшьләре белән аралаша. Быел Рөстәм Нургали улы тәкъдиме буенча VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы 2 сменада үтәчәк!

10-15-нче июль аралыгында форумның 1-нче сменасы уза. Аның программасы уку-укыту технологияләре белән танышуга юнәлдерелгән. Әлеге процессны чынга ашыру алдыгы буынның һөнәри ориентация, үзлектән белем алу инструментлары өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнүгә кайтып кала – HARD SKILLS, SOFT SKILL, DIGITAL SKIILS.

Форумның 1-нче сменасы кысаларында барлыгы 180 тематик уку-укыту мәйданчыгы эшлиячәк. Алар интерактив очрашулар, дискуссияләр һәм остаханәләр форматында.

25-30-нчы июль аралыгында узучы Форумның 2 сменасы мәгълүмати технологияләргә багышланган – «ИТ базалы комплект буларак». Икенче смена кысаларында 3 төп лаборатория эшлиячәк:

  1. Инфо-лаб – эффектлы эзләү һәм мәгълүмат эшкәртү өчен актуаль инструментларга багышланган;
  2. Инно-лаб – инновацион продуктларны чынга ашыра;
  3. Интел-лаб – ясалма интеллектны алга җибәрүгә корылган.

Икенче смена кысаларында уку-укыту мәйданчыклары да булачак.  Алар интерактив очрашулар, дискуссияләр һәм остаханәләр форматында. Тематикалары төрле: робототехника, төрле технологияләр, зур белешмәләр, онлайн-укыту.

Ике сменада да Форумның эшчәнлеге махсус медиа-үзәк тарафыннан актив яктыртылып барыла. Аның кысаларында «Сәләт  TV» телевидениесы, «Сәләт  FM» радиосы эшлиячәк.

Аерым вакыйга булып Сәләт берләшмәсе ветераннарының II Эшлекле форумы торачак. Ул үзендә хәрәкәтнең төрле еллардагы 500 катнашучысын берләштерә. Эшлекле форумның идеясе Сәләт ветераннары арасында үзара тәҗрибә уртаклашуга, тупланган тәҗрибәне яшь буынга да җиткерүгә кайтып кала.

Форум кысаларында инде традициягә әверелгәнчә «Бәләкәч» балалар клубы эшлиячәк. Биредә Сәләт хәрәкәтенең иң кечкенә әгъзалары тәрбияләнә. 2-7 яшь аралыгындагы балалар өчен театр, музыка, инглиз теле һәм рәсем сәнгате буенча дәресләр биреләчәк.

Дустым! Әгәр синең дә форумда катнашырга теләгең бар икән, әле соң түгел: моның өчен selet.biz сайтына кереп гариза калдыру кирәк. Биредә үк форум турында тулы мәгълүмат та таба аласың.

Илүзә Гайнетдинова