Кинокартина зур прокатка инде майда ук чыгар дип көтелә.
Апрельнең 9ыннан 15енә кадәр Пермьдә Future.doc халыкара фәнни-популяр кино фестивале уза. Программада фестивальнең оештыру комитеты тарафыннан сайлап алынган документаль һәм фәнни-популяр фильмнар тәкъдим ителгән. Алар арасында «Лобачевский пространствосы» фильмы да бар.
Фестиваль программасын фәнни идеяләр һәм тикшеренүләр турында сөйләүче, социаль әһәмияткә ия, авторлык стиле булган документаль һәм фәнни-популяр фильмнар, кинематографистлар, галимнәр, тикшеренүчеләр катнашында лекцияләр һәм дискуссияләр тәшкил итә.
Фестиваль үсеп килүче яшь буын һәм укучы яшьләр арасында актуаль кино чаралары аша фәнни эшчәнлекне һәм фәнни белемнәрне , аларны Россия фәнни җәмәгатьчелеге даирәсендә киң мәгълүмати алмашуга җәлеп итү, заманча фән, мәдәният һәм яңа технологияләр үсешенең актуаль проблемаларын хәл итү өчен галимнәр һәм кинематографистларның халыкара диалогы традицияләрен ныгыту максатыннан уздырыла.
КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты директоры Екатерина Турилова сөйләгәнчә, «Лобачевский пространствосы» фильмы беренче тапкыр 2019 елның декабрендә Казан федераль университетында Н.И. Лобачевский исемендәге премия тапшыру тантанасында күрсәтелде.
«Математик турындагы кинокартина — аның турында Германиядә евклид булмаган геометрия өлкәсендә эшләүче заманча белгечләр сөйли, шул ук вакытта Лобачевский һәм Гаусс диалогы турында да сөйли, — дип таныштырды Математика һәм механика институты директоры. — 9 апрельдә, Пермьдә кино күрсәтүнең беренче көнендә аны шактый яшьләр тамаша кылды. Алар арасында математик белеме булганнар да, математиканы фән булудан бигрәк тылсым буларак кабул итүчеләр, фәннән ерак булган тамашачылар да бар. Барысына да кызык булды!»
Фильмда Казан геометры Виктор Егорович Фомин катнашты, ул Лобачевский биографы ролендә чыгыш ясады. Шулай итеп, Николай Ивановичның тормыш юлы күп еллар Казан университетының геометрия кафедрасында эшләгән Фомин авызыннан яңгырады ул.
«Лобачевский пространствосы» фильмы режиссеры — дистәләрчә документаль фильмнар авторы һәм режиссеры, МДУның Механика-математика факультетын һәм ВГИКның режиссерлык факультетын тәмамлаган Екатерина Еременко. Сүз уңаеннан, аңа Лобачевский турындагы фильмның режиссеры булырга Казан университетында мастер-класс биргән вакытта КФУ авторлык телепрограммаларының шеф-мөхәррире Юрий Алаев тәкъдим иткән.
«Бу фильм шул исәптән Казанда да агымдагы елның маенда киң прокатка чыгар дип планлаштырыла», — дип хәбәр итте Е.Турилова.
Бу картинада Екатерина Еременко Германия һәм Россия галимнәре белән аралаша, Лобачевский үзенең фәнни ачышларын башкарган Казанга килә. Бу фильм «Воображаемая геометрия» барлыкка килүе һәм аның нинди әһәмияткә ия булуы турында гына түгел, бу XIX гасыр тарихы призмасы аша заманча Россия картинасы, анда Гаусс, Кант, Магницкий һәм Николай I дәреслекләрдәге исемнәр булудан туктый. Фильмнан тамашачылар шулай ук математикның ни өчен кактуска охшавын, ни өчен Лобачевский үз геометриясен хыялый дип атавын һәм GPS-навигатор каян барлыкка килүен белә.
Фильмны Пермьда «Сәгать заводы»нда бүген дә, 13 апрельдә күрсәтәчәкләр.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова