Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә «Күренекле татарлар» музее эшли. Әлеге музей 2010 елның 15 мартында үз ишекләрен ачты. Музейның җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камалеева Э.Р. Музей активы 5-11 класс укучыларыннан гыйбарәт. “Күренекле татарлар” музее халыкара танылган күренекле шәхесләргә багышланган: экспозициядә фән, мәгариф, мәдәният, әдәбият, сәнгать, тарих, сәясәт, медицина, спорт һәм башка өлкәләрдә дан яулаган бөек татар халкы вәкилләре, аларның уңышлары турында бай һәм тирәнтен мәгълумат тупланган. «Күренекле татарлар» музее күпмәдәниятле белем бирүнең үзәге булып тора. Музей нигезендә кызыклы шәхесләр белән очрашу клубы эшләп тора. Ул «Аралашу» дип атала.
Музей үз алдына нинди бурычлар куя соң? Аларны санап үтик. Укучыларның Ватаннарын данлаган күренекле татар шәхесләренә карата кызыксынуларын үстерү, татар халкының мәдәни кыйммәтләре һәм мәдәни тормышы турындагы мәгълүматлар хисабына мәдәни белем бирү, мәдәниятләр диалогында актив катнашуга тарту, татар халкы казанышлары белән бәйле булган чараларда катнашу нигезендә укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү, тикшеренү эше, халык алдында чыгыш ясау һәм экскурсияләр үткәрү күнекмәләрен формалаштыру һ.б.ш.
Күргәзмәдә Татарстанның фән дөньясын түбәндәге персоналияләр гәүдәләндерә: педагогика өлкәсендәге олы галимнәр Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Валерьян Габделхаков, филолог-галимнәр Хатыйп Миңнегулов, Сәгъдәт Ибраһимов, илебезнең микроэлектроникасына нигез салучы физик, Россия фәннәр академиясенең академигы Камил Вәлеев һ.б.ш.
Сәнгатькә багышланган экспозициядә исә Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәтов, Әлфия Авзалова һ.б.ш. турында бай мәгълүматлар бар. Мәдәният дөньясын күргәзмәләрдә Г. Камал театры драматурглары, актерлары яктырта.
Бай әдәбият дөньясын экспозициядә Г. Тукай, М. Җәлил, Һади Такташ, Фатих Әмирхан, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Илдар Юзеев, Галимҗан Ибраһимов, Хәсән Туфан, Шәүкәт Галиев, Фәнис Яруллин; безнең якташлар Азат Вергазов, Фаил Шәфигуллин һ.б.ш. чагылдыра.
Музей активы музей фондларын тулыландыру һәм бизәүне бүгенге көндә дә дәвам итә. Материалга чумып, аның белән зур аудиториядә уртаклашу балаларда күз күремен үстерә, аларны оештыра, кече Ватаныбызның мәдәни мирасына сакчыл караш тәрбияли, рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыра. Шулай итеп, “Күренекле татарлар” музее балаларны һәм өлкәннәрне берләштереп, патриотик тәрбия, укучыларның рухи-әхлакый үсеше үзәгенә һәм мәдәни белем бирү үзәгенә әверелгән хәзинә булып тора.