Рөстәм Миңнеханов: «Без күп кенә сәләтле кешеләрне күрмибез»

Иннополис шәһәрендә «Президент академиясе җәйге кампусы» ачылды.  Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән беррәттән Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Россия Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау катанашты.

Тантананың рәсми өлешеннән соң кунаклар Владимир Мау һәм форум әгъзалары сорауларына җавап бирде.

КФУ студенты Илфат Вәлиев югары уку йортларын тәмамлагач эшкә урнашу кыенлыклары мәсьәләсен кузгатты. «Уку йортын тәмамлагач, эшкә урнашканда бездән тәҗрибә таләп итәләр. Сезнең проектларда катнашу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Мин сезнең янга килеп, менә мин шундый башлы малай, мине алыгыз дия алмыйм бит. Монда утыручы һәр ике кешегә яхшы остаз билгеләнсә, без дөньяны әйләндерергә әзер. Сезнең проектларга ничек эләгергә?» — дип кызыксынды ул.

kamp2

Рөстәм Миңнеханов : «Мин сине күрдем бит инде, барсы да яхшы булачак. Тормышың барып чыкты дип сана, — дип ярымшаяртты. — Безнең «Сәләт» программасы һәм яшьләр өчен бик күп башка проектлар бар, без аларны шунда күреп алабыз. Син үзеңне кем дип күрәсең — зур җитәкче, эшмәкәрме? Һәр кеше намуслы рәвештә, башкалардан да яхшырак итеп, бурычларны үтәргә тиеш. Син башкалардан яхшырак эшлисең икән, сине, һичшиксез, күреп алачаклар, — ди Рөстәм Миңнеханов. — Хәер, без күп кенә сәләтле кешеләрне күрмибез. Аларны туплаган мәгълүматлар базасы системасы булдырырга кирәк».

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.