Россия мәгариф министры Ольга Васильева: “Татарстанда яшәп, телне белмәү бик үк дөрес түгел”

Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында мәктәпләрдә милли телләрне өйрәнү мәсьәләсе буенча үз фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстанда яшәгән кеше көнкүреш итү дәрәҗәсендә генә булса да телне белергә тиеш.

“Россия Конституциясе нигезендә, республикалар үз дәүләт телләрен үзләре билгеләргә хокуклы һәм субъектларда дәүләт телләрен өйрәнү ата-аналарның теге яки бу телдә тәрбияләүче һәм укытучы мәгариф учреждениесен сайлау хокукын бозмый, — диде Ольга Васильева. – Мондый сорау килеп тугач, шул исәптән Татарстанда, РФ Коституция суды республикада мәҗбүри татар телен өйрәнү соравын тикшерде һәм аны өйрәнү кешенең теләгән телдә тәрбия алу һәм укыту мөмкинлеген сайлау буенча Конституциядә теркәлгән хокукын бозмый дигән нәтиҗәгә килде”.
“Без күпмилләтле илдә яшибез, төрле культуралар бәйләнешендә, шуңа күрә мин бер-береңә игелеклелек, янәшәңдә яшәүчеләрнең мәдәниятен белү, көнкүреш дәрәҗәдә булса да телен белү кирәк дип саныйм. Миңа Башкортстан йә Татарстанда туып, шунда яшәп, көнкүреш дәрәҗәсендә булса да телне белмәсәң, бу бөтенләй үк дөрес түгел кебек тоела.Ә татар теле бик бай. Шуңа күрә һәр очракны аерым карарга кирәк. Без шулай эшлибез дә”, — дип тә өстәде ул.
Васильева Башкортстан,Татарстан, Чувашия һәм Комидан милли телләрне өйрәнү ирекле булсын әле дигән мөрәҗәгатькә шул рәвешле җавап бирде.
«Шәһри Казан»