«Сәләт» мәктәпкәчә яшьтәге сәләтле балалар белән дә эшли

Инде ел дәвамында Сәләт берләшмәсендә «Сәләт-Гаилә» сменасы эшләп килә. Әлеге смена калган 25 аланнан (алан Сәләттә лагерь дигәнне аңлата) ни белән аерыла соң? Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре ял итә.

«Сәләт-Гаилә» сменасы Сәләт йортында эшләп килүче «Бәләкәч» клубы проектына карый. Башка аланнарга портфолио аша сайлап алу турын узарга кирәк булса, биредә әлеге процесс тагын да катлаулырак: «Бәләкәч»кә Сәләт гаиләләре (әти-әниләре Сәләттә танышып кавышкан) балаларын гына кабул итәләр.

Бу юлы да «Сәләт-Гаилә» сменасы «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә узды. Сәлкипушлар өчен дус-ишләре белән самокатта, велосипедта йөрү, Биләр һавасын сулау, бергәләшеп кызыклы дәресләргә йөрү зур бәхет икән. Чөнки биредә берничә буын дуслыгы, рәхәт, күңелле мохит һәм эчкерсез аралашу.

Ел әйләнәсе 1,5-8 яшьлек балалар һәр атнаның шимбә көнендә  Сәләт йортында җыелалар. Биредә алар вокал, театр сәнгате, дизайн юнәлешләре буенча дәресләр алалар. Бу эшчәнлек нәтиҗәләрен сменаның ахыргы  көнендә концертта күреп булды.

Сәлкипушларның иң яратып башкарган җырлары «Сәләт – ул…» дип атала. «Палатка, учак һәм гитараны» инде әти-әниләренә кушылып җырлый башлаганнар. Бу тагын бер кат буыннар алмашын ассызыклый. Дизайн дәресләрендә балалар «әйләнчек» ясарга өйрәнгәннәр.  Сменага килгәч аны җилдә сынап та карадылар.

Дәресләрдән тыш балаларга «Сәләт-Туй» чарасы оештырылды. Халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйның аналогы итеп эшләнгән әлеге чарада алар чүлмәк ваттылар, мендәрләр белән көч сынаштылар, аркан тартыштылар, табышмаклар чиштеләр. Бүләккә аларга баллы призлар тапшырылды.

Яшь сәләтлеләр өчен балалар бакчасыннан тыш, башлангыч мәктәп яисә махсус Сәләт сыйныфлары булдыру планда бар икән.

«Бәләкәч» клубының  һәр очрашуы – күңел бәйрәме ул. Шуңа да аның мөмкин кадәр озаграк дәвам итүен телибез. Сәләтнең балаларны татар теленә тартуы аеруча шатлыклы. Олы улым Мурат – фән олимпиадалары катнашучысы, Сәләткә барыр өчен һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирешергә тырыша. Аның лаеклы җиңүчеләр арасында тәрбияләнәсе килә», — ди Рамилә Кәримова.

Илүзә Гайнетдинова, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты