Саубул, Гекдениз

Кичә, “Рубин” футбол клубының ярымсакчысы Гекдениз Карадениз үзенең футбол уенчысы буларак карьерасын тәмамлавы турында белдерде.

Гекдениз 20 ел инде футболда, шуның 10 елын ул “Рубин” га багышлады. 2008 нче елда ул килгәч, безнең команда беренче тапкыр чемпион булды. Аның “Барселона” командасына керткән голын күпләр хәтерлидер. Ул җанатарлар өчен легендага әйләнде.

Гекдениз журналистлар һәм тренерлар барында әлеге сүзләрне әйтте: “Кайчак, нидер әйтәсе, сөйлисе килгәндә, кирәк сүзләр табылмый. 20 ел буе миңа гаиләм ярдәм итте, мин аларга бик рәхмәтлемен. 10 ел буе мин «Трабзонспоре» командасында уйнадым, аларның да клубына һәм җанатарларына рәхмәтлемен. Һәм 10 ел дәвамында “Рубин”да. Ул вакытым өчен горурланам. Рәхмәт Корбан Бекиечка һәм аның штабына, сез минем тренер. Рәхмәт, Рөстәм абый, сез минем карьерымда зур роль уйнадыгыз. Мин уенчы буларак тәмамларга кирәклеген тоям. Минем карьерада “Рубин” өчен 2 уеным гына калып бара. Шәһәр мине җылы кабул итте һәм өемә әйләнде. Мин карьераны тәмамларга карар кылдым, тик футболдан китмим. Каласым килә. Тик монда эш миннән генә тормый. Әлегә чишелү юлы юк. “Уфа” белән уен минем өйдә үткәргән соңгы уеным булачак. Миңа әлегә кадәр ярдәм итеп торган җанатарларга бик зур рәхмәт.”

“Рубин”ның генераль директоры Рөстәм Сайманов та сүзсез калмады. Ул үз чиратында 61 нче санның “Рубин” составыннан мәдгелеккә чыгарылуын әйтте. Әлеге сан бары тик Гекдениз Караденизныкы гына булачак. Моңа кадәр клуб әйләнешеннән вакытсыз вафат булган Ленар Гильмуллинның 17 нче саны гына чыгарылган иде.

Үз рәхмәтләрен баш тренер Корбан Бердыев, аның ярдәмчесе Виталий Кафанов та җиткерделәр.

“Уфа” белән уен хушлашу өчен менә дигән көн. Дөнья чемпионаты алдыннан стадионда тестовый уен уздыралар. Уенга керү бушлай. Шулай булгач халык күп килергә тиеш дип фаразлана. Тулы трибуннар алдында хушлашу да яхшысы юк. Ә Караденизга Казан клубы өчен юбилейлы 300 нче уен өчен нәкъ менә 1 уен гына җитми. “Рубин”да әле шулай матур һәм дөрес итеп беркемне дә озатканнары юк иде.

Димәк, 7 нче май 19:30 да барлык футбол сөючеләрне “Казан Арена” стадионында көтеп калабыз. 61 нче сан астында уйнаучы легендабызга олы рәхмәтебезне җиткерик.

Гөлсу Төхвәтуллина. Фотолар “Рубин” футбол клубының официаль сайтыннан алынды.