Сентябрьдә КФУның «Кар десанты» эзләнү экспедициясенә китәчәк

Эшләр 1943 елның февралендә Волхов фронтының 54 нче армиясе катнашкан сугыш урыннарында үткәреләчәк.

Казан федераль университетының «Кар десанты» эзләнү отряды Любань шәһәренә күптән көтелгән экспедициягә әзерләнә. Бу турыда тулырак итеп Медиакоммуникация үзәгенә отряд җитәкчесе, Казан университетын тәмамлаган Айрат Фатыйхов сөйләде.

«Коронавирус пандемиясе Казан федераль университетының «Кар десанты» студентлар эзләнү отряды эшенә үз төзәтмәләрен кертте — яз көне Ленинград, июль аенда — Волгоград өлкәсенә планлаштырылган экспедицияләр булмады. Хәзерге вакытта отрядта катнашучылар Ленинград өлкәсе Тосненск районы Любань шәһәре янында 12-26 сентябрьдә узачак «Любань» төбәкара эзләнү экспедициясендә катнашырга әзерләнә. Университет студентларына ике атна торак пунктлардан ерак урнашкан палаткалы лагерьда тормыш итәргә, ерак юл үтәргә туры киләчәк. Эзләнү эшләре 1943 елның февралендә Волхов фронтының 54 армиясе сугышкан урыннарда үткәреләчәк», — дип, үз планнары белән уртаклашты КФУның «Кар десанты» студентлар эзләнү отряды җитәкчесе Айрат Фатыйхов. — Төп бурычлар — Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның җирләнмәгән мәетләрен эзләү, күтәрү, аларны күмү һәм язмышларын ачыклау».

Экспедициядә Архангельск, Ленинград, Самара өлкәләре, Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан 80ләп кеше катнашыр дип планлаштырыла. КФУның эзләү отряды составында 12 кеше.

«Любань» — отряд өчен традицион экспедиция, дөресен генә әйткәндә, 2008 елда барысы да шуннан башланган иде. Бары тик безнең отряд тырышлыгы белән генә 128 сугышчының калдыклары күтәрелде, җиде исем билгеләнде. Булачак экспедиция отряд өчен 26 нчысы булачак, — диде КФУның «Кар десанты» җитәкчесе.

Айрат әйтүенчә, эзтабарлар салкыннан җылы кием, учак һәм сабырлык белән саклана.

«Егетләр һәм кызлар өчен сугышчылар үрнәк булып тора, алар бит бу шартларда яшәгәннәр генә түгел, сугышканнар да. Шуңа күрә беркем дә бирешми! «- дип ассызыклады А.Фатыйхов.

«Кар десанты» «Любань» төбәкара эзләнү экспедициясендә ел саен яз һәм көз көне катнаша. Эш Любань һәм Краснобор-Смердынский һөҗүм операцияләре барган урыннарда алып барыла. 1999 елдан башлап экспедициядә катнашучылар тарафыннан 4600 сугышчы калдыклары табылган һәм җирләнгән, 730 исем билгеләнгән.

Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: «Кар десанты» Студентлар эзләнү отрядының «ВКонтакте»дагы төркеменән