Сессия белән таң каршылыйбыз

Кайвакыт төрле сәбәпләр аркасында көн белән төн бөтенләй буталып, урыннары белән алмашып куя. Бу юлы әлеге күренешнең сәбәпчесе – уку, ягъни сессия булды. Төн йокысыннан мәхрүм калу организм өчен тискәре йогынты ясаса да, уңай ягы да булмый калмый аның.

Моңа кадәр бер дә тынып тормаган уку йортлары бүген студентлардан ял итә. Үзизоляция режимында булу сәбәпле, чираттагы сессияне бу юлы авылда каршы алдым. Уку вакытында сәгать уклары аеруча да тиз хәрәкәтләнә сыман. Бигрәк тә зачет, имтиханнарга әзерләнгәнгә. Төн җиткәнен сизми дә каласың. Аның каравы, караңгы төнгә ялганып, яңа көн тууының шаһите булу мөмкинлеге бар. Моның өчен укый торган китабыңа бераз гына хыянәт итеп, игътибарыңны тәрәзәгә юнәлтү дә җитә. Төннең көнгә алмашкан мәлен сизми дә каласың. Бигрәк тә җәй көннәрендә таң озак көттермичә, бик иртә беленә башлый. Башыңны күтәреп, карашыңны тәрәзгә төбәсәң, искиткеч күренешкә тап буласың. Эңгер-меңгер чак, караңгылык һәм яктылык арасында күпер сузылып, ялкау гына таң атып килә. Менә ул — хозурлык! Менә ул — сафлык! Менә ул — сәгатьләргә алданып, гомер йомгагының сүтелә баруы… Әлеге сихри мәлне күңелеңнең, тәнеңнең һәрбер күзәнәге белән тоярга кирәк. Буш урамнарга карап, сүзсез генә сокланып, ләззәтләнеп торам. Табигатьнең могҗизага тиң мохитендә тирәнрәк йөзү өчен тәрәзәне ачып җибәрдем. Йөзгә саф, җиләс һава бөркелеп, биттән сыйпый. Тып-тын авыл иртәсе. Таң исеннән айнып, тынлыкта кошлар тавышы барлыгын да ишетәм. Сандугачлар, яңа сулыш алып маташкан табигатькә, ягъни бөреләнеп килүче үсемлекләргә, язгы җилгә, чык тамчыларына, гомумән җиһанга моңнарын яңгырата. Шушы могҗизаны күрер өчен йокыдан мәхрүм калырга да риза. Имтихан мәшәкатьләреннән онытылып, сызылып таң атуын, авыл иртәсен, аның уянуын күзәтәм.

Шушындый мизгелләр кыска гына вакыт эчендә тормышның асылына төшенергә ярдәм итә. Җанны рухи азык белән тәэмин итә, яшәргә көч, илһам өсти. Шушындый минутларда адәм баласы табигать белән бербөтен булып куя сыман. Күңел дә, канатланып әллә кай тарафларга очып китә.

Рәхмәт, сессия. Әлеге хозурлык белән йөзгә-йөз кайчан очрашыр идем әле. Тормыштан тәм табып, аның ямен күрә белеп яшик, дуслар.

Диләрә Фәттәхова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: wallhere.com