Сессия җитте. Студент-әниләргә нишләргә?

Минем белән бергә укучы кызлар арасында, студент чакта ук әни булганныры аз түгел. Аларга уку белән бала карауны берләштерергә авыр микән? Бу турыда без Альбина Мустафина белән сөйләшергә булдык. 

— Альбина, укырга кергәндә бәләкәй бала белән укуны берләштереп була дип уйладыңмы? 

Әлбәттә, мин укырга кергәндә тиздән үзем белән шундый могҗиза булачагын — балам буласын күз алдына да китерә алмадым. Бу яңалыкны белгәч мин сайлау алдында калдым: укуны ташларгамы яки бала белән укуны дәвам итәргәме? Мин икенче варианты сайладым, чөнки белем алу кеше тормышында бик мөһим роль уйный. Әлбәттә, җиңел түгел. Вакытның иң күп өлешен балага багышлыйсың. Чыгу юлын мин вакытны дөрес бүлүдә күрәм. Мәсәлән, дәресләрне әзерләүне мин төнгә калдырам, баланы йоклаткач, тынычлап эшемне эшлим. Укырга җитешәсең килсә, башка кызыксынуларны, йокыңны бераз корбан итәргә кирәк.

— Кызың укырга «ярдәм» итәме? Булышучыларың бармы?

Журналистика юнәлешендә укыганга күрә, миңа  мәкаләләр күп язарга кирәк. Әлбәттә, мин үземә таныш, көндә очрый торган проблемалар турында язам. Минем өчен ул —  ана булу темасы. Бу тема белән мин үзем өчен көннән-көн бик күп яңалыклар ачам. Аларны башкаларга җиткереп файдалы буласым килә. Булышучыларым — ирем, әнием һәм кайнанам. Мөһим эшләрем булганда, аларның ярдәме коткара.

— Уку белән җитешә алмасаң, нинди хәйләләргә барасың?

Йокламасам йокламыйм, әмма җитешергә тырышам. Минемчә, 100% барыбер әзер булып булмас, ләкин бәхетем шунда ки, укуым иҗат белән бәйле. Билгеле бер рамкалар юк, импровизация коткара ала.

— Бала көткән яки инде балалары булган студент-кызларга киңәшләрең бармы?

Беренчедән, көндезге бүлектә укыганнарга, читтән торып уку бүлегенә күчәргә киңәш итәр идем, чөнки бала белән параларга йөрү мөмкин түгел дип уйлыйм. Икенчедән, якыннарыгыздан ярдәм сорарга оялмагыз. Өченчедән, укытучыларга килеп читенсенмичә үз хәлегезне аңлатып бирергә тырышыгыз. Без барыбыз да кешеләр, ә чыгу юлы гел бар. Һәм соңгысы — перфикционист булмаска. Һичшиксез барыбызның да кызыл дипломлы буласы килә, ләкин приоритетлар дөрес куелырга һәм фанат булмаска кирәк, бала исәнлеге гел беренче урында булырга тиеш.

Гөлназ Хәсәншина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: Яндекс.ру