Ә син, «Мисс КФУ — 2017» булырга әзерме?

Бүген университетыбызның гүзәл затлары өчен оештырылган “Мисс КФУ – 2017” бәйгесенә заявка бирүнең соңгы көне.

“Мисс КФУ – 2017” матурлык бәйгесе – Казан федераль университетында талантлы, чибәр, үзүсешкә омтылган төрле яшьтәге һәм милләттәге кызлар өчен уникаль проект.

Анда КФУның барлык институтларында укучы студентлар, магистрлар һәм аспирантлар катнаша ала.

Төп шарт: буйның озынлыгы 170 см. булу һәм кияүдә булмау. Заявкалар 15 февральгә кадәр кабул ителә, кастинг 20 нче февральдә үтәчәк. Конкурсның финалы – 3 нче мартта Идарә, икътисад һәм финанслар инстиутының актлар залында үтәчәк.

Конкурс 2 этаптан тора. Финал этабында түбәндәге биремнәрне үтәргә кирәк булачак:

— Сәхнәгә гомуми чыгу (барлык катнашучыларның бервакытта катнашуы);

— Катнашучыларның визит карточкасы.

— 4 минуттан артмаган иҗади презентация.

— Блиц-сораштыру һ.б.

Җиңүчеләрне интеллектына, чибәрлегенә, интернетта тавыш бирүгә, физик формасына, юмор хисе булуга, мөлаемлеккә, иҗади сәләткә, оригинальлек һәм башкару осталыгына, сәхнәдә үз-үзен тотышка карап бәялиячәкләр.

Конкурсның төп номинацияләре: “Мисс КФУ – 2017”, “Вице-Мисс КФУ – 2017”. Җиңүчеләр, призерлар һәм катнашучылар дипломнар һәм төрле кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.