Ә син нидән куркасың?

Теш табибы ишек төбендә калтырап басып торасызмы? Бер гаепсез үрмәкүчне күрүгә бик ачы итеп кычкырып җибәрәсезме? Сәяхәт итәсегез килә,ләкин самолётта очу сезнең өчен мөмкин хәл түгелме? Бер дә борчылмагыз! Сез-нормаль кеше. Белгечләр фикеренә күз салсак,һәрбер илдә якынча 10% кеше нинди дә булса фобиядән интегә икән.Сезгә аларның иң киң таралганнарын тәкъдим итәбез. 
Теш табибы

Теш табибыннан куркучы кешеләр ,төрле-төрле сәбәпләр табып, хәтта табиб утыручы бүлмә яныннан мөмкин кадәр сирәгрәк узып китү ягын карыйлар икән.Башыңа төшсә,башмакчы булырсың дигәндәй,теш сызлавы басылмаса,табибка бармыйча калу мөмкин түгел шул.Бу төр куркулары булган кешеләргә,билгеле,үзләрен кулга алып,тешләрен профессиональ табиб кулына тапшыру кулай булачак.
Этләр

Кечкенә,карап торышка бер гаепсез тоелган эт тә цинофобиядән интегүчеләрне куркуга сала ала.Бу төр куркудан интегегүче кешеләргә я кайчан да булса үзләренә эт ташланган,я этләр һөҗүмен күрергә туры килгән.

Караңгылык 

Кайберәүләр өчен утны сүндерү –бөтен төр куркыныч хәлләрнең башлану сәбәбе.Утны сүндереп,бүлмәдә караңгылык хөкем сөрә башлауга, әллә кайдан котычкыч хәшәрәтләр чыгып ,кешеләрне юрган астында дер-дер калтырап утырырга мәҗбүр итә.Никтофобия(караңгылыктан куркуны шулай атыйлар) күбрәк балаларда очрый.Вакытында дәваламасаң,өлкәннәрдә булырга мөмкин икән.

Тирә-юньдәге кешеләр

Кешеләр янында чыгыш ясыйсы бар дигән уй йөзегезгә алсулык йөгертәме?Бәлки, кисәк кенә кулларыгыз тирли,эчегез,башыгыз авырта башлыйдыр?Болар социаль фобиянең берничә билгесе генә.Мондый фобиясе булганнар чит кешеләр янында чыгыш ясау гына түгел,ә ашау-эчүдән дә тыелып торырга мәҗбүрләр.Әлеге курку үсмерлек чорында,13 яшьләр тирәсендә барлыкка килә.

Еланнар

Иң таралган фобияләрнең берсе.Еланнардан өлкәннәр дә,балалар да курка.Балаларга табигать күренешләре төшерелгән рәсемнәрне күрсәткәч,алар иң беренче рәсемнәрдә еланга төртеп күрсәтәләр икән.