Гимназист Ленин һәйкәлнең КФУ “Сковородкасы”нда булуы һәркемгә билгеле. Ләкин күпләр һәйкәлне урнаштыру белән бәйле кызыклы мәгълүматларны белмиләр.
Яшь Володя Ульянов һәйкәлен Казанда 1954 елның 26 октябрендә урнаштыралар. Авторы – күренекле скульптор Владимир Цигаль. Ул “Гимназит Ленин” эше өчен СССРның Дәүләт премиясенә ия була.
⠀
Игътибар итегез: һәйкәлнең гранит постаментында: “Владимир Ульянов. 1887” дигән язу бар. Ул Казан Император Университеты студентларының сходка үткәргән елы.
⠀
3 метрлы скульптураны Ленинградның «Монументскульптура» заводында коялар. Казанга һәйкәлнең Ленин тулы буйда булган варианты эләгә. Ә Ульяновскида – Ленинның туган ягында, аның ярты гәүдәсе постаментка кереп торган скульптураны урнаштыралар.
⠀
Скульптураны университет каршындагы ярымтүгәрәк мәйданчыкның үзәгендә урнаштырырга карар кылалар. Ачылышны вузның 150 еллыгына туры китерәләр.
⠀