«СОҢГЫ 30» укытучы

Snimok-ekrana-2016-02-18-v-10.01.16-860x513«СОҢГЫ 30» проекты сайтында 10 татар теле укытучы белән чыккан интерью киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты. КЕМ АЛАР? СОҢГЫ КАҺАРМАННАРМЫ? ЯҢА БУЫНМЫ? ӘЛЛӘ ИДЕАЛЛАР ӨЧЕН КӨРӘШҮЧЕЛӘРМЕ?

Узган көз әлеге проектның оештыручылары – өч Серёжа – Сергей Карпов, Сергей Простаков һәм Сергей Мохов Казанга кунакка кайта һәм 10 татар теле укытучысы белән таныша. Алар төрле яшьләрдә: 22дән 54гә кадәр. Геройларыбыз татар теле укытуның авыр яклары, БДИ йогынтысы, татар теленең дәрәҗәсе турында сөйләгән. Татар телендә сөйләшкән өчен хурланлару турында да, әти-әниләрнең татарлыктан «туйганы» турында да укыйсыгыз килсә, сылтама буенча керегез.